Логотип
Белмәсәң бел

Йоклар алдыннан боларны эшләргә кирәк

Кайвакыт җитәрлек йоклаган кебек тоелса да, йокы туймый, организм йокыдан торганда ук арган кебек була. Алай булмасын өчен, йоклар алдыннан эшләргә кирәкле берничә эшне хәтергә сеңдереп куярга кирәк.


Кайвакыт җитәрлек йоклаган кебек тоелса да, йокы туймый, организм
йокыдан торганда ук арган кебек була. Алай булмасын өчен, йоклар
алдыннан эшләргә кирәкле берничә эшне хәтергә сеңдереп куярга кирәк.

1. Әзерләнү. Иртәгәге көнгә әзерләнеп ятсаң, йокың да тыныч була,
икенче көнне иртән ашык-пошык җыенасы да булмый. Шуңа күрә
йокларга ятканчы иртәгә киеп китәсе киемнәрегезне әзерләп, сумканы
тутырып куегыз. Иртәгә ашыйсы ризык турында да кичтән
кайгыртыгыз.

2. Йокларга ятарга бер сәгать кала ноутбук, планшетны сүндереп куегыз,
телефонны да кулга алмаска тырышыгыз. Күпләребез йокларга яткан
җирдән интернетка кереп китә. Болай эшләү дөрес түгел. Йокы да кача,
телефон яки компьютердан чыга торган нурланыш организмга зыян да сала.

3. Рәхмәт әйтү журналы булдырыгыз. Көн дәвамында төрле хәлләр була.
Ләкин көн ничек кенә авыр узмасын (сезнең уйлавыгызча), анда
күңелле мизгелләр дә була. Бәлки, сез кемгәдер ярдәм иткәнсездер дә
рәхмәт ишеткәнсездер. Бәлки, киресенчә, сезгә ярдәм иткәннәрдер,
шуңа күңелегез булгандыр. Көн азагында менә шундый хәлләрне
дәфтәргә теркәп куегыз. Болай итеп язу организмны тынычландыра,
организм «көнем бушка үтмәгән» дигән нәтиҗә ясый.

4. Тартылыгыз. Буыннарны йомшарту өчен тартылу, сузылу күнегүләре
ясап алыгыз. Бу тәнне йомшартырга ярдәм итә.

5. Китап укыгыз. Йоклар алдыннан китап уку бик файдалы, ди белгечләр.
Беренчедән, бу шөгыль нервларны тынычландыра. Баш миен һәм
хәтерне дә яхшырта.
Йокы – сәламәтлекнең башы, шуны онытмагыз!

фото: http://www.pexels.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар