Логотип
Белмәсәң бел

​Яңа ел мифлары

Кар бабайның хәтта туган елы да билгеле: 1493 ел. Нәкъ шул елда Флоренция скульпторы, шагыйре һәм архитекторы Микеланджело Буонарроти беренче тапкыр кардан сын ясый. Дөресрәге, бу дата скульптура тарихына кереп кала.

Кар бабай

Кар бабайның хәтта туган елы да билгеле: 1493 ел. Нәкъ шул елда Флоренция скульпторы, шагыйре һәм архитекторы Микеланджело Буонарроти беренче тапкыр кардан сын ясый. Дөресрәге, бу дата скульптура тарихына кереп кала.

Чынлыкта, Кар бабайларны борынгы славян халыклары мәҗүси вакыттан ук ясый торган булган. Кар бабайлар салкын, зәмһәрир һәм кырыс кышның рухы буларак күзалланган, шуңа да аларны башта иләмсез зур, куркыныч итеп ясаганнар. Кар бабай янында аның пары – Кар әбие дә булган. Славяннар кар-буран, кышкы томаннар белән хатын-кыз җенесле рухлар идарә итә, дип уйлаганнар.

Христианнар риваяте буенча, Кар бабайлар – фәрештәләр, чөнки кар күкләр бүләге, дип саналган. Шуңа да кешеләр Кар бабай ясаганнар да аның колагына пышылдап кына теләкләрен җиткерә торган булганнар. Ә Кар бабай эреп, парга әйләнгәч, аларны Аллаһка ирештерә, имеш.

Европада Кар бабайларны өй янына ук ясый торган булганнар. Аны бизәргә яратканнар: шарф бәйләткәннәр, бияләйләр кидерткәннәр, гирляндалар такканнар. Кулына мәҗбүри рәвештә себерке тоттырганнар. Кишер борын – киләсе ел уңышы өчен «җаваплы» булган ияләрне «җайлау» өчен кирәк булган, каплаулы чиләк муллыкны символлаштырган.

Норвегиядә Кар бабайны өйдән тәрәзә аша күзәтергә ярамаган. Юлыңда Кар бабай очрату да яхшыга юралмаган. Румыниядә Кар бабайга сарымсактан муенса ясап кигерткәннәр. Кар бабай өйдәгеләрне яман күздән, чир-чордан саклый, дип юраган алар.

Бары тик XIX гасырда гына Кар бабайлар Яңа ел һәм Раштуа бизәге булып киткән һәм бәйрәм рухы алып килә торган бер билгегә әверелгән.

18 гыйнвар – Халыкара Кар бабай көне икән. Бу көнне кечкенәдән Кар бабайлар сурәтләрен җыючы Германия кешесе Корнелиус Гретц тәкъдим иткән. Ни өчен 18 гыйнвармы? Беренчедән, бу вакытта күп илләрдә кар бар, икенчедән, «18»ле саны себерке тоткан Кар бабайга охшаган. Һәм нәкъ шушы көнне бернинди халыкара бәйрәм дә юк. Ә Россиядә Кар бабай көнен 28 февральдә – кышны озату көне итеп билгелиләр.

Дөньяда иң биек Кар бабай ясау буенча ярышлар оештыралар. Европада иң биек Кар бабайны Австриянең Гальтюр шәһәрендә – тау чаңгысы курортында ясаганнар. Аның биеклеге 16 метр 70 сантиметрга җиткән. Дөнья буенча рекордны 1999 елда АКШта куйганнар: аларның Кар бабае 37 метрдан да артып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар