Логотип
Белмәсәң бел

Утырып эшләү – зифа сынга киртә түгел!

Көнозын утырып эшләү көнгә ике кап тәмәке тартып бетерү кебек үк рәсми рәвештә зыянлы дип табылды. Әгәр дә көне буе офиста сигез сәгать утырырга кирәк икән, бу вакытта нишләргә? Шундый шартларда ничек сәламәтлекне кайгыртырга да, гәүдә сылулыгы хакында уйларга. Әлеге гап-гади киңәшләрне укыгыз да –  сәламәт тормышыгызны бүгеннән үк башлагыз.  

Көнозын утырып эшләү көнгә ике кап тәмәке тартып бетерү кебек үк рәсми рәвештә зыянлы дип табылды. Әгәр дә көне буе офиста сигез сәгать утырырга кирәк икән, бу вакытта нишләргә? Шундый шартларда ничек сәламәтлекне кайгыртырга да, гәүдә сылулыгы хакында уйларга. Әлеге гап-гади киңәшләрне укыгыз да –  сәламәт тормышыгызны бүгеннән үк башлагыз.  

 Бөтен чәй тәмнәрен алып куегыз 

Барлык офисларда да чәй өстәлендә конфет-печенье ише чәй тәмнәре була. Бу организмыгыз өчен иң начар гадәт. Чөнки углеводлар  матдәләр алмашынуын боза, кандагы шикәр күләмен үзгәртә. Нәтиҗәдә, һәрвакыт ашыйсы килеп тора. Һәм кабат чәй эчәргә утырасыз. Бу «афәттән» чикләвек, кипкән җимешләр, йогырт коткарыр.  

 Су эчегез 

Күпләребез ашыйсы килү белән кибегү сигналын аера алмый. Бигрәк тә эштәге стресслар шартында. Шуңа күрә үзегез өчен  кагыйдә булдырыгыз: ашыйсыгыз килә икән, башта бер стакан су эчеп куегыз. Ашыйсы килү теләге басылмый икән – капкалап алырга була. Ләкин күп очракта сезнең организмга су җитмәгәне ачыклана. Моннан кала, су балансы матдәләр алмашынуын яхшырта, метаболимзны куа, артык калорияләрне яндырырга ярдәм итә. Ләкин су балландырылмаган, чип-чиста булырга тиеш. 

Чәй эчегез 

Стрессны бетерергә менә дигән алым – чәйне әбәттән соң эчү. Кара, яшел  чәйләрдә стрессларны бетерә, игътибарны арттыра торган аминокислота – теанин бар. 

Гимнастика ясагыз 

Офиста эшегезне һәр сәгать саен гимнастика ясарга җай табарлык итеп оештырыгыз. Бу беренчедән, канны куа, икенчедән, алҗуны бетерә, өченчедән, физик йөкләмәдән соң туган эндорфиннар стрессны җиңәргә ярдәм итә.  

Эч мускуллары өчен күнегү: 

Әлеге күнегүне эштән аерылмый да ясарга була. Сулыш чыгарганда эч мускулларыгызны җыегыз да катырыгыз. Унга кадәр әкрен генә санаганнан соң, йомшартыгыз. Өч кат унар тапкыр ясасагыз, прессыгыз да ныгыр, сын-гәүдәгез өчен дә файдалы булыр. 

Бот мускуллары өчен күнегү: 

Туры итеп утырыгыз, аяклар тездән бөгелгән. Әкрен генә бер аягыгызны турайтыгыз. Бот, тез, аяк очы бер яссылыкта булырга тиеш. Аннан соң әкрен генә төшерегез. Әлеге күнегүне һәр аякка 15 әр тапкыр эшләгез.  

Арт сан мускуллары өчен күнегү: 

Бу күнегүне дә эш урыныннан кузгалмыйча гына ясарга мөмкин. Урындыкка утырган килеш арт сан мускулларын катырыгыз, әкрен генә унга кадәр санагыз һәм йомшартыгыз. Аны унар тапкыр өч кат ясагыз.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар