Логотип
Белмәсәң бел

Туегыз челтәрме, пыяламы?!

Сез ирегез белән ничә ел бергә яшисез инде? Өйләнешкән көнегез гаилә бәйрәме буларак билгеләп үтеләме? Бер-берегезгә бүләкләр бирешәсезме?

Сез ирегез белән ничә ел бергә яшисез инде? Өйләнешкән көнегез гаилә бәйрәме буларак билгеләп үтеләме? Бер-берегезгә бүләкләр бирешәсезме?


1 ел яшәгәч, Ситсы туе үткәрәләр. Урын-җир әйберләре, сөлге, халатлар бүләк
итәләр.

2 ел Кәгазь туе дип йөртелә. Картиналар, календарьлар, фотолар, театрга билет менә дигән бүләк булачак.

3 ел үткәч, Күн туй була. Күн каешлар, хуҗалык сумкалары, күннән картиналар әзерләгез.

4 ел яшәгәч, Киндер туйны билгелиләр. Бүләккә урын-җир әйберләре, киндер ашъяулык, салфеткалар сайлыйлар. Кайбер якларда ул Балавыз туе дип йөртелә. Кулдан эшләнгән декоратив шәмнәр бүләк итәләр.

5 ел яшәсәгез, Агач туйга әзерләнегез. Кухня кирәк-ярагы, агач кашыклар, шкатулкалар бүләк итәргә була. Парлап агачлар утыртыгыз.

6 елдан соң, Чуен туй килеп җитә. Чуен чүлмәк, чуен савыт-сабаларны менә кайчан бүләк итәргә мөмкин!

7 ел – димәк, Бакыр туй килеп җиткән. Электән үк язу әсбаплары, бакы акчалар, бакыр сувенирлар бүләк итешкәннәр.

8 ел бергә яшәгәч, Калай туй килә икән. Ялтыравык сувенирлар, йорт кирәк- ярагы сайлыйлар.

9 ел яшәгән парлар, керәч савыт-сабалар сатып алып, Фаянс туйга әзерләнә.

10 еллык стажы булган ир белән хатын Роза туен бәйрәм итә. Роза чәчәкләре бәйрәм тантанасын бизи.

11 ел яшәгәнсез икән, димәк, Корыч туй килеп җиткән. Корыч табалар эзләгез!

12 еллыкка – Никель туйга никель йөгертелгән чәйнек, кашыклар әйбәт булыр.

13 ел бергә яшәүне Челтәр туй дип йөртәләр. Текстиль әйберләре бүләк итәр өчен бик кулай.

14 еллык Ахак туе буларак билгеле. Ювелир эшләнмәләр бик күркәм булыр.

15 еллык Пыяла туй буларак билгеләп үтелә. Мөнәсәбәтләрнең чисталыгы билгесе итеп, пыяла савыт-саба, чәчәк вазасы, бижутерия бүләк итешә аласыз.

20 ел яшәгәч, Фарфор туйны бәйрәм итәләр. Фарфордан кытай йә япон сервизы бүләк итсәләр, шәп булыр.

25 еллыкка – Көмеш туйга көмеш балдаклар әзерләгез!

30 еллык инде Энҗе туй буларак матур. Энҗе алка, беләзек муенсалар, күлмәк җиңе каптырмалары (запонки) күркәм бүләк булачак.

40 ел бергә яшәдегез, Якут (Рубин) туй да ишек кага! Ут һәм мәхәббәт символы кызыл якут балдак кашларын бизәр.

45 ел гомер итү билгесе буларак, сапфир кашлы алка-йөзекләр Сапфир туйда бүләк ителә.

50 ел бергә гомер иттегез – Алтын туйга килеп җиттегез! Яңа алтын балдаклар белән алмашыгыз.

55 ел – Зөбәрҗәт туй елы дип йөртелә. Зөбәрҗәт кашлы алка-йөзекләр иң шәп бүләк булачак!

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Май аенда 42 ел була ойлэнешкэнгэ. 25,30 ел яшэгэнне кунак жыеп уткэрдек. Ирем 25 ел /туй / да алтын йозек булэк итте, бик матур сюрприз булды ул.Кунаклар жыелгач остэл яныннан торды да туктагыз эле минем дэ булэгем бар бит диеп икенче булмэгэ чыгып китте.Бик матур алтын тосендэге чытырдавык кэгазьгэ торегэн тартма алып керде.Барлык кунаклар хэм миндэ исебез китеп анарга карап торабыз. Тартманы сутеп эченнэн каршый торгач булэкне , алтын йозекне кулымв алып кигерде.кунаклар хэм мин ах иттек. Менэ шулай итеп 42 ел яшэп бер булэк булэк итте хэм гомерлеккэ ботен кешенен исендэ калды.

    Хәзер укыйлар