Логотип
Белмәсәң бел

Ни өчен мандарин ашарга ярамый?

Килешәсездер, мандаринсыз һәм чыршысыз Яңа ел булмый.  Ләкин мандаринны күпләп ашарга ярамый икән. Ни өченме? 

Килешәсездер, мандаринсыз һәм чыршысыз Яңа ел булмый.  Ләкин мандаринны күпләп ашарга ярамый икән. Ни өченме? 


Беренчедән, мандарин балаларга зыянлы булырга мөмкин. Аллергологлар аны бик азлап кына бирергә киңәш итә. Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көндә болай да һәр дүртенче бала аллергиядән интегә, мандарин исә аны тагын да көчәйтеп җибәрергә мөмкин. 

Икенчедән, әчелеге күп булган гастрит, язва белән авыручылар мандаринны, гомумән, ашамаса яхшырак. Җимештәге әчелек аларга куркыныч тудыра. 

Өченчедән. Күпләр мандаринның кабыгын кулланырга ярата.  Кемдер аны кырып чәйгә сала, камыр ашлары пешергәндә куллана. Ә мандарин кабыгы эфир майларына бай. Ул исә бавыр, бөер, ашказаны асты бизе, үт куыгы белән бәйле чирләре булганнарга зыянлы. 

 Мандариннарга, кортлар ашамасын өчен,  махсус химик матдәләр сиптерәләр. Сатып алганда игътибарлы булыгыз: кабыгы ялтырап тора икән, димәк, ул эшкәртелгән. Ә аны чәйгә салырга да, кайнатма ясарга да ярамый.

Дүртенчедән, чамасын белегез. Көненә 5-10нан да күбрәкне ашамагыз. Шикәр диабеты белән интегүчеләргә, гомумән, көненә  2-3 мандариннан арттырмаска кирәк.  Сәламәт 3-5 яшьлек балалар өчен  исә көнлек норма – 1-2 мандарин.  

Бу киңәшләргә колак салсагыз, мандарин сезгә файда гына китерәчәк. Мәсәлән, бәйрәмнәрдә камыр ризыгы ашыйсы килгән саен мандарин (йә башка төрле җиләк-җимеш) ашап куйсагыз, хәтта ябыгырга да мөмкин. 

Фото: www.pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар