Логотип
Мәхәббәт

Назларыбыз туры килми (10 билге)

Әйе, холыклары гына түгел, секста туры килмәгән парлар да бар.  Юк, аларга аерылышырга кирәк дигән сүз түгел әле бу,  бары тик бәхетле пар булыр өчен күп көч куярга кирәк.  Чөнки секс та ныклы гаилә төзүнең зур бер өлеше булып тора. Алда язылачак билгеләр буенча туры килү-килмәвегезне ачыкларга мөмкин. Бар да яхшы икән, котлыйбыз!  Туры килмәвегез ачыклана икән, соңга калмыйча, утырып сөйләшергә кирәк.  

Уйламаганда секс белән бик сирәк шөгыльләнәсез.  Ирегезнең серле генә күз кысып куюыннан башыгызны югалтмыйсыз, җай килгән саен кочакламыйсыз йә кочагына сыенмыйсыз, кайтып керүгә йөгереп барып үбеп алмыйсыз.

Яратышкан вакытта   яраткан уртак позагыз юк. Ләззәтне чиратлап аласыз.  

Икегезнең берегез яратышкан вакытта һәрвакыт игътибарын читкә юнәлдерә.  «Юк, юк берни уйламыйм, мин монда, синең кочагыңда», – дип  ялганлыйсыз да әле. Ә ул инде, сезнең обойдагы  кечкенә тапка караганыгызны, йә пәрдәгә карап, алыштырырга кирәк икән дип уйлап куйганыгызны күреп калды. 
Йокы бүлмәгездә һәрвакыт телевизор эшләп тора. Хәтта яратышкан вакытта да. Юк, сезгә аны бәлки карамый да торгансыздыр, әмма тыңлыйсыз.  Ирегезгә дә телевизорда барган киноның дәвамы ничек булуы кызыклы. 

Сездә теләк уянган вакытта ирегез ни белән булса да мәшгуль, ирегездә теләк уянганда сез өй мәшәкатьләренә чумган буласыз. Бар нәрсәне ташлап, туктап тору уегызга да керми.  

Сез ләззәт ала алмыйсыз. Бу мин фригидлы хатын дип нәтиҗәгә  килергә кирәк дигән сүз түгел әле. Америка язучысы Дэвид Сэлинджернең танылган әсәрендә мондый сүзләр бар. «Хатын-кыз гәүдәсе  – скрипка. Ул уйнасын өчен  яхшы музыкант булырга кирәк».

Иптәш кызыгыз яратышканда  һәрвакыт ләззәт алганлыгы турында сөйли.  Ә сез: «Мактана инде, бу мөмкин түгел», – дип саныйсыз. 
Секс түгел, тиздән Яңа ел бәйрәмен ныграк яратырсыз кебек. Чөнки ул ешрак була...
 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар