​Лимонны кроватың янына куйсаң ни була: 5 сюрприз

«Лимон» диюгә нәрсә исегезгә төшә? Ачы тәмеме? Әллә аның файдалы сыйфатлары турында уйлыйсызмы? Әйтик, витаминнарга бай булуы хакында. Иртән иртүк ач карынга лимонлы җылы су эчү сәламәтлек өчен бик файдалы дип тә ишеткәнегез бардыр. Мондый «коктейль»нең ашкайнату процессын яхшыртуы һәм иммунитетны күтәрүе мәгълүм. Әмма лимонның файдасы моның белән генә бетми әле.  

Без лимоннан хәтта йоклаганда да файда ала алабыз икән бит! Моның өчен менә нәрсә эшләргә генә кирәк:  

- лимонны турарга; 

- чынаяк тәлинкәсенә салырга; 

- төнгә кровать янына куеп калдырырга. 

Әгәр моны һәр көнне кабатлыйсыз икән, үзегездә менә нинди үзгәрешләр сизәрсез: 

1. Кан басымы төшәр 

 Кан басымы югары булудан бик күпләр интегә. Әмма аны лимон ярдәмендә көйләргә ниятләгәнче, табибка барырга, кан басымы белән проблемаларның нигә килеп чыгуының сәбәпләрен ачыкларга һәм бары тик шуннан соң гына дәваланырга керешергә кирәк.  

 2. Стрессны «юып» алыр 

Нинди киеренче чорда яшәгәнебезне исәпкә алсак – бу бик мөһим. Безнең нерв системасын ниләр генә какшатмый?! Йоклый алу-алмавыбыз шуңа да сулау кебек үк мөһим хәзер. Ә цитрусның исе безне тынычландыра, ял иттерә. 

3. Сулыш алу җиңеләя 

Сулыш алу белән бәйле ике төп проблема булганда, лимон, һичшиксез, булышачак. Аның берсе – томау төшү, икенчесе – аллергия белән интегү. Лимон исе шулай ук бүлмәдәге һаваны чистарта, аны суларга рәхәтрәк итә (лимон исен яратасыз икән – бигрәк тә).  

4. Бөҗәкләрдән коткарачак 

Бу киңәшне җәй көне истә тотарга кирәк, бигрәк тә, чебен-черки вакытында. Лимон турап куясыз икән, йокы бүлмәгезне алар урап узачак. Лимон исен алар яратмый, хәтта ул истән курка.  

5. Һәр иртә кәеф әйбәт булачак 

Лимонның сулыш алуга һәм нерв системасына уңай тәэсир итүен аңладык инде: димәк, йокыбыз да тирән булачак. Лимонның исе организмда серотонин гормонын эшләп чыгаруны арттырачак. Ә ул үзебезне бәхетлерәк хис итәргә булышачак!  

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2406
    28
    242
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    6216
    2
    91
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан