Логотип
Белмәсәң бел

Лев Толстойның «Война и мир» романы турында кызыклы фактлар

4 том, меңләп бит, йөзләгән персонаж... Бу саннар – «Война и мир» романы турында. Дөнья әдәбиятының иң атаклы романы турында кызыклы фактлар бар.

4 том, меңләп бит, йөзләгән персонаж... Бу саннар – «Война и мир» романы турында. Дөнья әдәбиятының иң атаклы романы турында кызыклы фактлар бар.

 


1. ХIX гасырда язылган иң зур роман. Беренче басмалар 6 китапка бүленеп чыккан, соңрак стандарт буенча 4 китап булып басыла.

2. Лев Толстой роман-эпопеяны 6 ел дәвамында яза (1863–1869 еллар). Роман 8 тапкыр күчереп языла, ә кайбер бүлекләре 26 тапкыр төзәтелә.

3. Романдагы вакыйгалар 15 еллык чорны эченә ала. Бу вакыт эчендә геройлар өлкәнәя, картая, кайсы байый, кайсы ярлылана.

4. Романны язу уе 1860 елда ук туа. Язучы ул чакта «Декабристлар» романын язу хыялы белән яши. 1825 елгы восстниедән соң кулга алынып, Себергә сөргенгә озатылган картның язмышы тасвирланырга тиеш була анда. Языла башлаган романы тәмамланмый кала. Толстой 1812 елгы Ватан сугышына багышланган колачлы әсәргә тотына.

5. Әсәрдә 559 персонаж. Реаль тарихи шәхесләр – 200 ләп. Алар арасында Кутузов, Наполеон, Александр I, Багратион, Аракчеев, Сперанский һәм башкалар бар. Андрей Болконский, Пьер Безухов, Наташа Ростова – уйлап чыгарылган геройлар.

6. Романда тарихи вакыйгалар вак детальләргә кадәр төгәллек белән тасвирлана. Лев Толстой тарихи язмалардан, мемуарлардан файдаланган.

7. Болконскийлар һәм Ростовлар арасында Толстойның үз гаиләсе кешеләрен танырга мөмкин.

8. Вакыйгалар күбрәк Мәскәүдә тасвирлана.

9. Пьер Безуховның беренче хатыны Елена белән беренче зөфаф кичен ничек уздыруларын бик тәфсилләп тасвирлаган бүлекне хатыны Софья Берс кушуы буенча Толстой бөтенләй төшереп калдыра.

10. Романны яза башлаганда Толстойга 35 яшь була, 41 яшендә тәмамлый. 19 яшьлек хатыны Софья – «Война и мир»ны күчереп язучы. Ул Лев Николаевичның сызгалап, чуарланып беткән почеркын таныр өчен зурайтып күрсәтә торган пыяладан файдалана.

11. «Война и мир» бүгенге көндә 40 телгә тәрҗемә ителгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар