Логотип
Мәхәббәт

Кызлар нинди ялгышлар ясый

Игътибар иткәнегез бардыр: кайбер кызлар егетләр белән бик тиз танышалар, очраша да башлыйлар, әмма бераздан карыйсың – ул кыз тагын ялгыз. Ни сәбәпле мөнәсәбәтләрне алга таба дәвам итә алмаганнар, кыз бала нинди ялгышлар җибәргән, нәрсәне дөрес эшләмәгән? Әйдәгез, шул хакта сөйләшәбез.

Игътибар иткәнегез бардыр: кайбер кызлар егетләр белән бик тиз танышалар, очраша да башлыйлар, әмма бераздан карыйсың – ул кыз тагын ялгыз. «Нәрсә булды, нигә аерылыштыгыз?» – дигән сорауга күп вакыт аның җавабы да булмый: кинәт кенә егете араларны өзгән, килми, очрашуга чакырмый, шалтыратмый башлаган... 

Ни сәбәпле мөнәсәбәтләрне алга таба дәвам итә алмаганнар, кыз бала нинди ялгышлар җибәргән, нәрсәне дөрес эшләмәгән? Әйдәгез, шул хакта сөйләшәбез.  Егетләр менә нинди сәбәпләр аркасында очраша башлаган кыздан суынырга мөмкиннәр:

1. Кыз егетен көнләштерергә тырыша 
Чынлыкта, алдан уйланылган мондый уеннарның берсе дә хәерлегә алып бармый. «Минем белән берсе танышырга теләде әле...», «Миңа берсе сүз катты...», «Миңа берәү шундый итеп карады...»... Әгәр йөргән егетеңә көн саен шундый сүзләр сөйләп торасың икән, аның сезне тагын да ныграк ярата башлавына өметләнмәгез. Бу сүзләр аңарда сездән ераграк булу, качу теләге тудырачак. Хәтта хәзергә эчендә кабынган көнчелек утын яшереп, «басып» кала алса да, киләчәктә аны үзегезнең гаепсезлегегезгә ышандыру бик авыр булачак. 

2. Кыз шунда ук егетен әти-әниләре, туганнары белән таныштыра
Очраша торган кызының әти-әниләре белән танышуны егетләр бик җитди вакыйгага, җитди адымга саный. Туй, балалар турында сөйләшүләрдән дә егет кешедә паника башланырга мөмкин. Ә монда кызың сине өйгә чакыра, әти-әнисенә тәкъдим итә... Тегеләре әллә махсус, әллә ялгыш кына «кияү» дип тә ычкындыра... «Эшләр болай барса, бу кыз тиздән ЗАГСка да җитәкләп алып китәчәк бит», – дип уйлый егет. Һәм... бәладән башаяк дип, бу кыздан ничек тә ерагаерга тырыша. 

3. Кыз егетнең иреген чикли
Ир-атның иң курыккан әйбере – аның иреген чикләүләре. Әгәр йөргән кызы егеткә кем белән ул дуслашырга, аралашырга, ә кем белән араларын өзәргә тиешлеген күрсәтә; кая барырга, ә кая бармаска икәнен өйрәтә, өстәвенә, аның өчен үзе ниндидер карарлар да кабул итә башлый икән, егет, һичшиксез, бу кармактан котылырга тырышачак. Хәтта хисләренә дә карамаячак. Үзенең дуслары, гаиләсе, туганнары белән аралашуларга киртә куймаган кыз белән генә киләчәктә гаилә корачак ул. 

4. Кыз егеткә үзенең өстенлеген күрсәтә
Хатын-кызның бик күбесе хәзер көчле булырга, гомумән, башкалар алдында үзен көчле итеп күрсәтергә тырыша. Бу күренеш алар ир-атлар белән мөнәсәбәтләр корганда да чагыла. Кызлар йөргән егетләрен тәнкыйтьләүдән, аның теге яки бу кимчелеген, гаебен төртеп күрсәтүдән, әйтүдән тартынмыйлар. Егетләр арасында моңа түзеп кала алганнар сирәк... Кешене яратасың икән, аны хөрмәт итәргә дә кирәк. Бертуктамый үзеңнең өстенлегеңне күрсәтеп, моны исбат итеп торасың, сүзеңне сүз итәргә тырышасың икән, кемгә генә ошар икән соң бу?! 

5. Кыз үзе турында гына уйлый 
Үз-үзеңне яратырга кирәк дип барысы да өйрәтә инде безне хәзер: телевизор да, радио да, газета-журналлар да, интернет та... Психологлар да... Әмма бөтен нәрсәдә дә чама булырга тиеш шул. Әгәр кыз кеше һәрвакыт үзе турында гына уйлый, телендә «мин шулай телим», «миңа шулай кирәк», «миңа...» дигән сүзләр генә икән, аның янәшәсендә егеткә бик авыр булачак. Хисләре нинди генә көчле булса да, мөнәсәбәтләрдә ул гел «бирүче» ролен генә башкара, үзе исә берни дә «алмый икән», моңа озак түзеп йөри алмаячак – араларны өзәчәк. 

6. Кыз ир-атның балаларыннан көнләшә 
Ир-атның беренче никахтан туган балалары еш кына ир-ат белән хатын-кыз арасындагы киртәгә әйләнә. Күп вакыт моның сәбәпчесе хатын-кыз була. Ул ирне беренче никахтан туган балалары белән аралашудан, күрешүдән тыя башлый, бу очрашулар өчен аны битәрли. Яраткан кешең белән аның балалары арасына беркайчан да басарга ярамый. Киресенчә, ул балалар белән дуслашу юлларын эзләргә тырышырга кирәк. 

7. Хатын-кыз ир-атны үзгәртергә тырыша
Егет кызга бик ошый, әмма характерындагы кайбер якларны гына кабул итеп бетерми.  Һәм ул җиң сызганып, аны үзе теләгәнчә үзгәртергә тотына... Әмма үз-үзенә ышанган, көчле ир-атны үзгәртү аның хәленнән килерме икән? Аннан бигрәк – кирәкме икән соң бу? Иң яхшысы – уртага салып сөйләшү: аңарда нәрсә ошап җитмәвен, мөнәсәбәтләрдән ни көтүеңне аңлату. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар