Логотип
Мәхәббәт

Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы? 

Кырыктан соң кияү табып булмый, дип уйлый ялгыз хатын-кызларның күпчелеге. Кырыкка җиттем дип кенә, шулай ялгыз картаергамы инде хәзер? Кырыкта да матур гаилә корырдай ир-егетне кайдан табарга? 

Кырыктан соң кияү табып булмый, дип уйлый ялгыз хатын-кызларның күпчелеге. Кырыкка җиттем дип кенә, шулай ялгыз картаергамы инде хәзер? Кырыкта да матур гаилә корырдай ир-егетне кайдан табарга? 

Чынбарлыкка ачык күз белән карыйк әле: хәзер кызларның күбесе 20-25 яшендә гаилә корырга атлыгып тормый, егетләр бигрәк тә. Күпләр башта тормышларын җайлау, фатирлы, машиналы булу ягын кайгырта. Карьера дип уйлаучылары да бар. Шулар дип чаба-чаба, яшең кырыкка карап киткәнне сизми дә каласың. «Кырыкта инде мәхәббәт турында түгел, оныклар турында уйлыйлар», – дигәнне йөрәгегезгә якын алмагыз. Кырык яшь ул әле картлык түгел, ә мәхәббәт ул гомумән яшькә карап килми. 
Кырыкта кияүгә чыгардай кешесе дә калмый, дип уйласагыз, ялгышасыз. Россиядә никахларның яртысы аерылышу белән төгәлләнә. Бу парларның күбесе яшь вакытта – акыл кергәнче гаилә корып, кырыкка җиткәндә инде паспортларында аерылышу турында мөһер торучылар. Шуның өчен дә «кырык яшьлек ялгыз ирләр юк» дигән гыйбарә бер дә дөрес түгел. 

Тагын бер киң таралган гыйбарә: «кияүгә чыгардай ирләрне кайдан табарга?» Ялгыз ирләрне яки дискотекада, яки төнге клубларда гына очратып була дип уйлаучылар, шулай ук ялгышалар. Хәтта егерме яшьлек кызларның да төнге клубта насыйп ярын очрата алулары бик шикле. Потенциаль кияүләр бүгенге заманда танышу сайтларында утыра, танышу клубларына йөри. Аларны төрле мастер-классларда,  кызыклы шөгыль буенча оешкан клублар, кичәләрдә, спорт залында, бассейнда очратырга мөмкин. «Кияүләр җыела торган урын»ны махсус эзләргә кирәкми, фәкать үзегез гел өйдә генә утырмагыз. Менә хәзер – кышкы озын ялларда чаңгыга, шаугалакка чыгыгыз, бәлки, сезгә насыйп яр да шунда килер. Социаль даирәгезне киңәйткән саен, танышлар саны да арта гына. 

Ирләр матурлыкка түгел, хатын-кызның энергиясенә «каба». Сөмсере коелган хатын-кыз никадәр генә чибәр булмасын, аннан кара энергия агыла. Ирләр моны тоя. Шуның өчен дә ешрак елмаегыз: кафеда официантка, янәшәдә утырган ялгыз ир-егеткә, тимераякта шуганда ялгыш кагылып узган егеткә, су кранын алыштырырга килгән мастерга... «Перспективасыз ирләргә елмаерга тагын» дияргә ашыкмагыз сез, кем белә, бәлки, кран алыштырырга килгән менә шул мастер сезгә насыйп ярдыр. 
Үзегезне мөмкин кадәр тәрбияләгез. Яшь чактагы кебек шөпшәдәй билле булмасагыз да, хатын-кызны пөхтәлек, үз-үзен карап тору бик бизи. Чәчне ясарга, кулларны карарга иренмәгез. 
Тагын бер мөһим әйбер: кем беләндер мөнәсәбәтләр корганчы, үз тормышыгызда булган проблемаларны хәл итәргә кирәк. ТОрмышымда ир-ат барлыкка килер дә, бөтен проблемаларымны хәл итәр дип көтә күрмәгез. Ир-атлар проблемаларсыз хатыннарны ярата. Кырыктагы ир, бигрәк тә бер тапкыр өйләнеп аерылганы, үз башына проблема эзләми. Аларны киң күңелле, шат, үз проблемаларын үзе хәл итә белә торган хатын-кызлар җәлеп итә. 

Насыйп ярыңны очрату бер хәл, әле аны үз яныңда тота да белергә кирәк. Кырык яшьлек ханымны моңа өйрәтәсе булмаса да, хатын-кыз зирәклеген тулысынча кулланыгыз: эмоцияләрне контрольгә алабыз, күперләрне шартлатмыйбыз, капчык төбен тотып селкемибез. Акыллы хатын проблемаларны тәлинкә ватып түгел, ярсу узгач тыныч кына утырып сөйләшеп, аргументлар белән дәлилләп хәл итә. 

Барыгызга да бәхет телибез! Ялгызлар насыйбын тапсын, үзләрен бәхетсез хис итүчеләр бәхеттән исерсен! 
фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…

    Хәзер укыйлар