Логотип
Белгеч киңәше

Кредитны түли алмаганда нишләргә?

Күңелсез, ә кайчак фаҗига белән тәмамлана торган аяныч хәлләргә юлыкмас өчен ни эшләргә? Кредит түләргә акчаң булмаса, нишләргә? Кредит түләүне кичектерүгә ирешү өчен үзеңне ничек тотарга? Суд приставлары белән ничек сөйләшергә?

Күңелсез, ә кайчак фаҗига белән тәмамлана торган аяныч хәлләргә юлыкмас өчен ни эшләргә? Кредит түләргә акчаң булмаса, нишләргә? Кредит түләүне кичектерүгә ирешү өчен үзеңне ничек тотарга? Суд приставлары белән ничек сөйләшергә?

Сорауларыбызга «Ваш правозащитник» компаниясе юристы Мария БОРИСОВА җавап бирә:
– Кызганычка каршы, мондый мисаллар белән еш очрашабыз. Кредитка әйбер алганда килешү шартларына бик сирәгебез игътибар итә шул. Ә бу – бик мөһим. Еш кына килешүдә күрсәтелгән, әйтик, 35 процент еллык ставка, чынында, тора-бара 79-80 процентка җитә. Ә кайвакыт ул хәтта 100 проценттан да артып китә. Банк безгә «өстәмә хезмәт күрсәтү» дип бөтенләй кирәк булмаган хезмәтне зур акчага сата. Мәсәлән, «заемщикның тормышы һәм сәламәтлеге иминияте», «эш югалту иминияте» һәм башкалар. Моннан тыш, банк килешүгә «кредит биргән», «агымдагы кредитка хезмәт күрсәткән өчен» дип аталган бер кирәкмәгән өстәмәләр кертә. Кыскасы, бусы килешү төзүче хезмәткәрнең фантазиясенә бәйле.

Югары Арбитраж Суды Президиумы кредит оешмаларының исәпне ачкан һәм алып барган өчен заемщиклардан комиссия түләтүнең законлы булмавын таныды. Ә күбебез әле бу хакта белеп тә бетерми. Исегездә тотыгыз: килешү нигезендә банк яки кредит оешмасы кредит алучыга килешүдә каралган күләмдә акча бирергә, ә тегесе аны процентлар белән кире кайтарырга йөкләмә ала. Банк өстәмә комиссия сыйфатында бары кредит буенча процент ставкаларын гына алырга хаклы.

Әгәр дә алынырга тиеш булмаган комиссияләрне кире кайтарасыгыз килә икән, ул чагында банкка язма рәвештә дәгъва белдерегез, акчагызны (суммасын күрсәтегез) кире кайтаруны таләп итегез. Кайтармый икән, судка мөрәҗәгать итегез. Бу очракта инде комиссия акчасын гына түгел, штраф та түләтә аласыз.

Шулай да кредитны түли алмаганда нишләргә соң? Шундый ситуациядә калырга да мөмкин бит кеше. Кайберәүләр кредитны туганына, дустына, хәтта күршесенә алып бирүдән дә курыкмый. Нәтиҗәдә, үзен кыен хәлгә куя. Чөнки килешүгә кул куйганда, ул кредит түләү бурычын үз өстенә ала. Акчаның кемгә һәм кая китүе банк өчен барыбер. Түләп кенә барсыннар. Вакытында түләмисең икән, банк бары сездән сораячак, сезнең белән судлашачак. Дөресен әйткәндә, суд аша эш итү дә иң начар вариант түгел.

Судның акчаны приставлар аша кайтарырга кушуы да бар. Ә менә бурычны кайтаруны коллекторларга тапшыру белән процентлар шундук яшен тизлегендә үсә башлый. Заемщик, коллектор белән беренче мәртәбә очрашканда ук, аннан бурычны таләп итү хокукының аларга күчүен раслаучы документ күрсәтүләрен сорарга тиеш.

Андый документсыз коллекторның сездән берни таләп итәргә хакы юк. Банк мондый җаваплы эшне лицензиясе булган кешегә генә тапшыра ала. Димәк, коллектор сезгә шундый документ та күрсәтергә тиеш әле.

Коллекторның кредит түли алмаган кешене, аның якыннарын мыс-кылларга хакы юк. Банк, коллектор оешмалары вәкилләре милекне конфискацияләү эшләре белән дә шөгыльләнә алмый. Әгәр дә шундый хәлгә юлыксагыз, полициягә хәбәр итегез! Ә инде нинди дә булса сәбәпләр аркасында банк каршындагы йөкләмәгезне үти алмыйсыз икән, иң беренче эш итеп, банкка хәбәр итегез! Качып йөрүләр, шалтыратуларга җавап бирмәүләр файдасыз. Сез, фактларга таянып, банкка үзегезнең авыр матди хәлегез турында мәгълүмат бирергә һәм кредитыгызны кичектереп торуны үтенеп, гариза язарга тиеш.

Кредит түләүдән читләшүнең икътисадый җинаять булып исәпләнүен онытмагыз!

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар