Логотип
Белмәсәң бел

Кичәгә җыелсагыз, этикет кагыйдәләрен онытмаска!

Син яшәгән фатирда кичә оештырырга уйладыгыз, ди. Әти-әниең сез сөйләшеп утырган бүлмәгә керә икән, сөйләшүне шунда ук туктатып, әти-әниеңнең исемен әйтеп таныштыр, аннары дусларыңа үзләре белән таныштырырга — исемнәрен әйтеп чыгарга тәкъдим ит. Танышудан соң әти-әниең башка бүлмәгә кереп китәме яки өйдән чыгып ук китәргә уйлыйлармы — аларның эше. Әмма син «Китмәссез микән?»  дигән сорау бирмә! Моны алар үзләре хәл итәләр.

Син яшәгән фатирда кичә оештырырга уйладыгыз, ди. Әти-әниең сез сөйләшеп утырган бүлмәгә керә икән, сөйләшүне шунда ук туктатып, әти-әниеңнең исемен әйтеп таныштыр, аннары дусларыңа үзләре белән таныштырырга — исемнәрен әйтеп чыгарга тәкъдим ит. Танышудан соң әти-әниең башка бүлмәгә кереп китәме яки өйдән чыгып ук китәргә уйлыйлармы — аларның эше. Әмма син «Китмәссез микән?»  дигән сорау бирмә! Моны алар үзләре хәл итәләр. (Дусларына кунакка китәргә уйласыннар дип чын күңелемнән теләп калам!!!) 

Яшьләр өстәл артында озаклап утырмый, шуңа күрә тиз генә ашап, чәйләп алыгыз да, өстәлне җыйсагыз да була (йә швед өстәле оештырыгыз — урыны да күбрәк кала түгелме?)
Әлбәттә, дуслар янында, этикет таләп иткәнчә, алма, груша, әфлисуннарны тәлинкәгә алып, пычак һәм чәнечке ярдәмендә чистартып торуыңны күз алдына китерү бик авыр... Башка ризыкларга килгәндә исә, этикетка буйсыну мәҗбүри!

Спагетти!  Ничек ашарга икән аны?! Өч төрле ысулы бар икән. Беренчесе — чәнечке һәм кашык ярдәмендә. Кашык — сул кулда. Кашыкны макаронга батырабыз. Аның эчендә макароннарны чәнечкегә бөтерәбез. Артыгын кашык ярдәмендә кисеп калдырабыз. Икенчесе — чәнечкене макарон эченә батырабыз һәм өскә күтәреп бөтерәбез дә тиз генә авызга китерәбез. Өченчесе — чәнечкене вертикаль рәвештә тотып, макароннарны бөтерә башлыйбыз. Төп кагыйдә: чәнечкегә ике-өч макароннан артыгын кадамаска! 

Ашны ашап бетергәндә тәлинкәне үзеңә таба авыштырыргамы? Үзеңнәнме?.. Җавап: беркая да авыштырмаска! Тәлинкәдә берникадәр аш кала — моның белән килешәсе генә... Ашлы тәлинкәдә булып алган кашыкны өстәлгә куймыйбыз!

Чия, зәйтүннең төшләрен баштан учка төшереп, аннары гына тәлинкәгә куясы. Төшләрне тәлинкәңә төкерә күрмә — ямьсе-ез! Фи! 

Тоз  савытында калак юк икән, аны чиста пычак очы белән генә аласы.

Идәндәге паласларны төреп алганчы, аскы каттагы күршеләрең турында уйла — кичә иң кызган вакытта түшәмгә кага башламаслармы? Шуның өчен бу мәсьәләне алдан җайлап куй — моның гади бер сере бар!

СЕР. Күршеләреңә алдан ук кереп чык та... кичен булачак шау-шу турында әйтеп, бик нык гафу үтен. Күршеләрең мондый итагатьлелектән нәрсә әйтергә белмәсләр — эреп китәрләр! Соңыннан стенага шакымаслар, киресенчә: «Күршедәге яшьләребез бигрәк тә зыялы инде безнең!» — дип, музыка ритмына аяк селкеткәләп, куанып утырырлар.

Кичәнең музыкаль өлеше өчен җаваплы кешене алдан ук билгеләп куй. Ди-джей аппаратураны да, җырлар тупланмасын да әзерләп куярга тиеш. Берәр музыкаль агым фанаты гына була күрмәсен ул! Кич буена «кислота», металл, рэп стилендәге музыка тактына башларыгызны кагып... стена буенда басып торуыгыз бар. Һәй, Ди-джей! Төрле музыкаль жанрдагы дискларны әзерли күр!

Егет кызны биюгә чакыра икән, кызның, гафу үтенеп, ризалыгын бирмәскә хокукы бар. КАГЫЙДӘ! Әмма бу биюне ул инде беркем белән дә биемәскә тиеш!!! Бу — тимер кагыйдә! Аны бозсаң, иң беренче чиратта, үзеңне би-ик итагатьсез кыз итеп күрсәтерсең.  (Ә син андый түгел!) Кичәгә килгән һәр егет сөйгәнен генә түгел, өйнең хуҗабикәсен дә биюгә чакырырга бурычлы.

Шәп ял ителде! Хәзер инде син, хуҗа буларак, һәр кызның өенә озатып куелуын  җайларга тиеш — бу синең күңелгә ятышлы бер вазифаң. Кунакларың исә матур кичә уздырганың өчен сиңа булган рәхмәтләрен саубуллашканда да, өйләренә кайтып җиткәч шылтыратып та әйтерләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар