Хатын-кызның үз бәхетенә аяк чалучы биш хатасы

Бертуктаусыз гаепләп тору һәм акыл өйрәтү

Бу хата күп хатын-кызларга хас. «Менә, әйттем бит мин сиңа! Мине тыңламыйсың! Шул буласын белдем инде мин аның...» ише сүзләр гел кабатланып тора башласа, теләсә кемнең гайрәтен чигерәчәк. Нәрсә генә килеп чыкса да, андый төр хатын-кыз өчен һәрвакыт ир гаепле. Гел гаепле булып яшәү ирне дә берзаман туйдыра. Хатын-кызларга ирне «игәми» генә яшәргә өйрәнү бик мөһим.

 

Бер чиктән икенче чиккә ташлану

Хатын-кызларның күбесен ике төркемгә бүлеп карарга була. Беренчеләре: иренә ярар өчен барысын да эшли, аның бер генә теләгенә дә каршы килми. Икенчеләре: властьне үз кулларына алып, ир кешегә нәрсә эшләргә кирәген күрсәтә башлый. Беренче очракта да, икенчесендә дә проблемалар башлана. Иртәме, соңмы, барысына да риза булып торган хатын-кыздан ир-ат туя. Икенче очрак та идеаль түгел, ничек яшисен өйрәтеп торган әни яныннан тизрәк таярга омтылган яшүсмер кебек, ир мондый хатыннан да качу ягын карый башлый. Әгәр дә хатын-кыз иң беренче чиратта үзен һәм үз теләкләрен уйласа, бәхетне ир кешедән көтмәсә, булган тормышыннан тәм табып яшәсә, аның бәхетен уртаклашырга теләүче ир-аты да бик тиз табыла.

 

Ирне тыңламау

Күп кенә ир-атлар хатыннарына үз планнары, үз эшләре турында сөйләүдән мәгънә юк дип саный. Бу – ирләрнең стандарт фикере. Ләкин алар сөйли килмәгәнгә түгел, ә хатын-кыз барыбер аны тыңламый дип санаганга күрә дә үзләренекен сөйләмәскә мөмкин.

 

Битәрләү һәм җәзалау

Кайбер гаиләләрдә ир кеше тиешсез урынга пес иткән өчен тиешле җәзасын алган мәче ролендә, коерыгын гына кысып яшәүче. Акча юк, эшләмисең, балаларны карашмыйсың яки хатын-кыз күзлегеннән караганда дөрес эшләмисең, дип бертуктаусыз битәрләп тору аркасында да бәхет капкалары ябыла. Акыллы хатын ирен битәрләми, ә үзенә нәрсә ошамаганын тыныч кына аңлата, анда җаваплылык хисен уята.

 

Үз бәхетенең кадерен белми

Балачактагы проблемалар зурлар тормышына яак баскач та чабудан тартучан. Әгәр дә әти-әниләре кызларын балачакта бәхет хисен тоярга өйрәтмәсәләр, олыгайгач та ул моңа өйрәнмәячәк. Күп хатын-кыз бәхетне ир-атка бәйле дип уйлый, үзен бәхетсез тойса, бу ир мине бәхетле итә алмады ди. Гаеп ирдә түгел, аның үзендә, бәхетле булуын тоя белмәүдә. Еш кына бәхет ул гап-гади көндәлек нәрсәләрдә бит: идәндә пыр тузып уйнаган сау-сәламәт балаларда, ял көннәрен гаилә белән бергә уздыра алу мөмкинлегендә. Менә шул вак-төякләрнең кадерен белергә өйрәнгән кеше үзен бәхетле итеп тоя да инде.

 

фото: https://pixabay.com

Теги: бәхет

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Шушы ук темага
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 6 июль 2020 - 12:00
    Без имени
    Дорес хэлме икэн бу?
    Хыянәтнең исе нинди?
  • 6 июль 2020 - 11:14
    Без имени
    "Ак чэчэклэр" романынын яна варианты!!! Бик зур рэхмэт!
    Гомер – озын ул...(2)
  • 7 июль 2020 - 09:12
    Без имени
    Безнен Зифа Гаязовна турында язуыгыз өчен зур рәхмәт. Аны без яраттык һәм хөрмәт иттек, урыны оҗмазта булсын. Үзенә үзе кебек алмаш та калдырды
    Гомер – озын ул...(2)
  • 8 июль 2020 - 00:08
    Без имени
    Шәәәәәәп!
    Онлайн-Сабантуйдан соң онлайн-уйлану
  • 8 июль 2020 - 06:22
    Без имени
    Бик өстән- өстән язылган, эчтәлек сөйләүгә корылган. Әсәр дип зурлап әйтмәс идем. Сызды- бозды. Тыныш билгеләре дөрес куелмаган, хаталы. Ник, "Сөембикә"нең дәрәҗәсен төшереп, монда куясыз, гаҗәп?
    Кыланчык - 5
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...