Логотип
Гаилә

Хатын-кызның түземлеге беттеме – гаилә җимерелә

Ирләр килешергә дә мөмкиннәр, килешмәскә дә (монысы аларның үз эше!), әмма бер нәрсә хак: хатын-кыз моны тели икән – гаилә яши, «юк, җитте, түземлегем төкәнде» ди икән – ир белән хатын аерылыша. 

Ирләр килешергә дә мөмкиннәр, килешмәскә дә (монысы аларның үз эше!), әмма бер нәрсә хак: хатын-кыз моны тели икән – гаилә яши, «юк, җитте, түземлегем төкәнде» ди икән – ир белән хатын аерылыша. 

Статистика мәгълүматлары шактый кызык (дөресрәге – кызганыч) хәлләр турында сөйли: Россиядә хатын-кызларның 70 проценты аерылышу турында беренче булып үзләре сүз кузгата, бу процессны үзләре башлый. Хәер, халыкара тикшеренүләр дә шуны күрсәтә: дөнья буйлап алганда да, аерылышу турындагы гаризаны беренче булып хатын-кызлар ике тапкырга күбрәк яза. 

Гомер-гомергә гаилә учагын саклаучы булып саналган хатын-кызның гаиләне таркатуга беренче булып тотынуы сәеррәк тоела, әлбәттә. 

Психологлар әйтүе буенча, хатын-кыз гаиләдә булган проблемаларны күпкә авыррак кичерә, йөрәгенә якынрак ала. Ә ир-ат күп вакыт: «Ул моны ничек кабул итәр?» – дигән уйны башына да кертеп карамыйча, хатынын читкәрәк «этеп куеп», үз тормышы белән дә яши ала. Һәм бик әйбәт итеп яши ала!
Ир-ат үз-үзен тотышы турында бик сирәк уйлана, аңа анализ ясамый да. «Мин – ир-ат, миңа ничек тә килешә», – дигән фикер йөртә ул. 

Гомумән, ир-ат белән хатын-кыз гаилә корганда күп вакыт икесе дә иллюзияләр эчендә булалар. Ир-ат хатыны турында: «Ул беркайчан үзгәрмәячәк, гел шундый булып калачак», – дип уйлый. Ә хатын-кыз иренә карап: «Мин аны барыбер үзем теләгәнчә үзгәртәчәкмен», – дип хыяллана. Һәм икесе дә ялгышалар! 

Бер генә пар да гомер буе сөешеп, үбешеп-кочаклашып кына яшәми. Иртәме-соңгы ике арада нинди дә булса проблемалар килеп чыга – мөнәсәбәтләрдә кризис барлыкка килә. Бу – табигый хәл, шуңа да куркыныч түгел. Дөресрәге, аларны акыллы итеп чишә белгәндә куркыныч түгел. Киресенчә, бу сынауларны җиңеп чыгып, үзара мөнәсәбәтләрне яңа баскычка күтәрергә – күпкә яхшыртырга, бер-береңә тагын да ныграк якынаерга да була. 
Бик шулай да бит, тик...

Ир-атларның яртысыннан күбесе, гомумән, үзе берничек тә үзгәрергә җыенмый. Алар хатын-кыз үзгәрергә тиеш дип саный, үзләре исә моңарчы ничек яшәгән, нинди тормыш рәвеше алып барган – шулай дәвам итәргә җыеналар. 
Ни өченме? 

Җавап бик гади – алар ир-ат булганга. Башка сәбәп юк! 
Хатын-кыз табигате белән бик түзем зат ул. Әмма түземлек запасы һәркемнең үзенчә: гаиләнең никадәр озак яши алу-алмавы шуңа бәйләнгән дә инде. 
Гаиләдә кризис килеп туган икән, ир-ат да, хатын-кыз да үзгәрергә, үзләрен башкача тота башларга тиеш. Гомумән, никах икеңнең дә аны саклау өчен тырышуын, моның өчен нидер эшләвегезне сорый. Һәм бу – көндәлек хезмәткә әйләнергә тиеш. Ир-ат үзен дөньяның кендеге дип тоя һәм «мин һәрвакыт хаклы» дип саный икән, гаилә дигән авыр йөкне берүзегез озак сөйри алмассыз. Кызганыч, ир-ат күп вакыт гаиләнең ныклыгы өчен әлләни тырышмый. Начар гадәтләре булуын (тәмәке тартуын, салгалавын), тазарып китүен, өйгә акча аз алып кайтуын, үз-үзен үстерү өстендә эшләмәвен – берсен дә кимчелеге дип санамый. Хатынына: «Синнән чыгып китсәм, миңа бит чиратка тезеләчәкләр», – дияргә дә тартынмый. Шундый ир-атны да кабул итүче хатын-кыз табылырга мөмкин анысы. Әмма аның да сабырлык касәсе төпсез түгел бит...

Психологлар хатын-кызларга: «Әгәр ул берничек тә үзгәрергә җыенмый икән, вакыт уздырмагыз», – дип киңәш итәләр. 
Киңәшне тоту-тотмау исә – һәркемнең үз эше. Кемнең сабырлык касәсе нинди тизлек белән тула инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар