Логотип
Мәхәббәт

Хатын-кызларга флирт нигә кирәк?

Бармактагы балдак белән паспорттагы штамп башка ир-атларга күз атмас өчен җитәрлек аргумент кебек. Әллә инде бераз шаярып алу кирәкме?

Бармактагы балдак белән паспорттагы штамп башка ир-атларга күз атмас өчен  җитәрлек аргумент кебек. Әллә инде бераз шаярып алу кирәкме?
Бу бары тик уен
Мәхәббәт романнарына ышансаң, чын хисләр –  яраткан кешегездән башка беркемне күрмәү, ишетмәү, ятларга карамау. Шулай да ачыктан-ачык сөйләшик әле: реаль мөнәсәбәтләр китапта язылган тарихларга ошамый ул.  Канатланган чакларны җиргә шап итеп төшкән, эч пошкан вакытлар алыштыра. Менә шунда кемдә дә булса үз тылсымыңны сынап карыйсы килә.  Әмма иреңә генә түгел.  
Кайбер хатын-кызлар бик җиңел генә гыйшык-мыйшык уены (флирт) уйныйлар. Алар моны хыянәт дип кабул итми һәм  моның өчен үз тарафларына тәнкыйть ишетсәләр, аңлый алмый аптырыйлар.   Елмаеп алу, уйнак карашлар, ике мәгънә салынган мәзәкләр беркемгә дә зыян салмый дип уйлыйлар.  Киресенчә күзләргә ялкын чаткылары өстәлә, кәеф яхшыра, энергия һәм үз бәяң арта. 
Иң мөһиме: уеннан уйнак чыкмасын. Шуңа күрә боларның барысын да   уен дип кабул итә белгән, җитди мөнәсәбәтләргә өметләнмәгән партнер сайлау хәерле. Алайса күңелсез вакыйгалар килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, бер хатын эштәге корпоративта коллегасы белән күз уйната да, өенә – ире янына кайтып китә. Бәйрәмне дәвам иткән коллегасында назланасы килү теләге туган да, әлеге хатынның адресын табып алып, төнге икедә фатирының ишеген каккан. Билгеле,  соңыннан хатынган әле бик озак вакыт кабат-кабат  иренә эшнең нәрсәдә икәнен аңлатырга туры килгән. 
Фотографияләр, социаль челтәрләрдә хәбәрләр кебек «эзләр» калдыру да ярамый. Әгәр дә шаярып аласыз килә икән, куркыныч булмаган мохитне – коллегалар яки дуслар  тирәсен сайлагыз. 
Адреналин уколы
Бик еш кына хатын-кызлар күңелсезлектән күз уйната башлыйлар.  Чит ирләрнең игътибары аларның канын кайнарлата, тормышка аерым бер тәм өсти.  Иреннән комплиментлар ишетми, ә үзен шундый сөйкемле итеп тоясы килә.  Ә гөнаһсыз флирттан соң кабат матур итеп киенәсе, прическа, макияж ясыйсы, гомумән, үзеңне хатын-кыз итеп тоясы... 
Мондый кокеткалар иренә хыянәт итәргә теләми дә,  җыенмый да. Шулай да аларның күз уйнатулары игътибарсыз калырга тиеш түгел. Бу – куркыныч звонок! Ир белән мөнәсәбәтләр канәгатьләндерми башлаган дигән сүз. Алайса, ник  читкә карар иде? 
Хатны-кызга нәрсә җитми?  Соклану, кайгырту яки яңа тәэссоратлармы? Боларның барысын да читтән эзли башлаганчы, бәлки,  игътибарны иргә җәлеп итү кирәктер. Ир – адреналин чыганыгы булырга тиеш. Бергәләп яңа хобби булдырырыга, яңа кешеләр белән танышырга, яңа ризык ашап карарга яки яңа урыннар өйрәнергә зарур. 
Шуны онытмагыз: ирегез белән күңелсез икән,  димәк, анда да сезгә карата шундый ук эмоцияләр. Әгәр ул як-ягына карана башласа, нәрсә булыр? Бу хәл килеп чыкканчы, бергәләп яңа тәэсирләр булдырырга ашыгыгыз. 
Мәкерле үч алу 
Кайбер чакта читтәге флирт үч алу инструменты була. Бәлки, хатын ирен хыянәт итә дип уйлыйдыр, бәлки, игътибар итмәвенә, аның салкын булуына үпкәледер. «Әгәр үз ирем игътибар итми икән, башка аучылар табылмый калмас», – дип уйлый ул. Флирт күңел өчен бальзамга әйләнә. 
Флирт үз бәяңне күтәрергә мөмкин, әмма ир белән булган проблемаларны хәл итми. Шуңа күрә  бергәләп утырып сөйләшүләрдән качарга ярамый. Сезгә ошамаган әйберләр турында ачыктан-ачык сөйләшергә өйрәнегез. 
Ирегез белән мөнәсәбәтләр хакында сөйләшкән вакытта ике төп кагыйдәне онытмагыз: 
–    «Мин – хәбәр» принцибын актив кулланыгыз;
–    Бер утыруда проблеманы хәл итеп бетерергә тырышыгыз.
Еллар буе сабыр итеп, аннан бөтен дәгъваларны бер утыруда чыгарып салырга ярамый. Бу ирегезне шок хәленә китерергә мөмкин. 
Үпкәләрегезне җыймагыз һәм флирт ярдәмендә  ирегез тарафыннан булмаган игътибарны һәм кайгырту компенсацияләргә  тырышмагыз. Ул эшләми. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар