Күңелсезлекләр нигә гел сезне генә сагалый? Моның 5 сәбәбе

Кайберәүләрне проблемалар көтеп кенә торган кебек: берсеннән котылган кебек кенә була, аны шундук икенчесе алыштыра, аннан өченчесе... Яңа җәйгән асфальтка кунган саескан кебек: койрыгын алса – томшыгы ябыша, томшыгын алса – койрыгы... Югыйсә тормышта ак һәм кара полосалар гел чиратлашып бара, диләр. Бу язылмаган кагыйдә бөтен кешегә дә кагылмыймы әллә соң?
Чынлап та, нигә күңелсезлекләр, башкаларны урап узалар да, әйләнәләр дә гел сезгә генә киләләр? «Нигә шулай соң бу? Сәбәбе нәрсәдә моның? Әллә мин үзем гаеплеме?» дип уйлап караганыгыз юкмы?
Күңелсезлекләр кабатлануның менә бу 5 сәбәбе сезгә дә кагылмыймы – күз салыгыз әле.
Сезгә үз дигәнегездә нык тору, тырышлык, үҗәтлек җитми. Күп проблемаларны чишү өчен ихтыяр көче, нәкъ менә үҗәтлек сорала. Әмма безнең күбебезгә: «Әй, барысы да узар әле», – дип, кул кушырып утыру хас. Тик берни эшләмичә, көтеп утыру юньлегә алып бармый. Бер ахыры булыр әле, диючеләр проблемаларның хәл ителгәнен көтеп җиткезмәскә дә мөмкиннәр. Күпләр адым саен: «Нәрсә булса – шул була», – дип кабатларга ярата. Тормышка мондый мөнәсәбәт, бернәрсә белән дә кызыксынмау, «миңа барыбер» дию, алга таба атларга мотивация калдырмый һәм, әлбәттә, яңа проблемалар китереп чыгара.
Сез төп проблеманы күрә белмисез. Тормышыгызда проблемаларның күплеге үз вакытыгызны һәм энергиягезне дөрес юнәлешкә юнәлтә белмәү белән дә бәйле булырга мөмкин. Әйтик, әгәр эштә ниндидер проблемалар бар икән, иң элек аларны чишәргә тырышырга кирәк. Шул ук вакытта мәхәббәт өлкәсендә дә катлаулыклар килеп чыккан икән, әмма хәлләр ул кадәр ук куркыныч булмаса, беренче чиратта эштәге проблемаларны чишәргә алынырга кирәк. Болары көтеп тора ала бит... Икесен берьюлы чишү мөмкин булмаган очраклар турында сүз бара, билгеле.
Алдыңа берьюлы берничә бурыч куеп, һәммәсен бер вакытта чишәргә алыну һәрчак үзен акламый. Бу – бик нык талчыгуга китерергә мөмкин. Шул сәбәпле, биоэнергетика өлкәсендә эшләүче экспертлар тормышта приоритетларны – өстенлекләрне дөрес куярга һәм билгеле бер вакыт эчендә бер проблеманы гына хәл итәргә кушалар.
Сез җаваплылыкны үз өстегезгә алырга теләмисез. Ни генә булса да, гаеплеләрне читтән эзлисез. Барысы өчен йә начальнигыгыз, йә дустыгыз, йә язмыш, йә хөкүмәт гаепле. Әмма бөтен проблемаларның чишелеше сезнең үзегездән башлана бит. Әгәр хәзер тормышыгызда кара полоса башланган икән, монда бит, һичшиксез, сезнең гаеп тә бар. Һәр адымыгызны искә төшерергә, ниндидер нәтиҗәләр ясарга – бу хәлнең сәбәбен ачыкларга тырышырга кирәк. Мөгаен, кайчандыр ялгыш карар кабул иткәнсездер, үткәндә бер дөрес булмаган адым ясагансыздыр. Гаепне гел башкалардан гына эзләгән кешеләр гомер буе бәхетсез булырга да мөмкиннәр.
Сез уңышка ышанмыйсыз. Мөгаен, сез һәрвакыт барысы да начар булачак дигән уй белән инде килешкәнсездер. Башкача була алуын күз алдына да китермисездер. Бер нәрсәне хәтерләп калырга тырышыгыз: теләсә нинди ситуациядән дә чыгу юлы бар. Ул бик гади юл булмаска, шунда ук күзгә бәрелеп тормаска да мөмкин, әмма ул юл бар! Тик сез: «Миңа шулай яшәргә язган инде», – дип, өметегезне өзәсез икән, проблемалардан чынлап та башыгыз чыкмаячак.
Сез үз вакытыгызны башкаларга сарыф итәсез. «Юк» дип әйтергә өйрәнегез, бигрәк тә сезнең ярдәмне алырга лаек булмаганнарга. Әгәр соңгы вакытта үз проблемаларыгыз артып киткән икән – үзегез турында гына уйлагыз: мондый очракларда без үзебезгә үзебез генә ярдәм итә алабыз. Югыйсә тирә-юнебездә үзләре турында гына уйлаучылар һәрвакыт җитәрлек: нидер булса, шундук яныбызга чабып киләләр, ә без ярдәм сорасак – ишетмәмешкә салышалар. Сүзләрен аяк астына салмыйм, дип, без аларга булышу өчен көчебезне һәм энергиябезне сарыф итәбез. Үз проблемаларыбыз исә чират көтеп тора...
Тормышыгызда нәрсәнедер үзгәртергә, кара полосадан тизрәк чыгарга телисез икән – үзегезне беренче урынга куярга өйрәнегез.
Бәхетле гомер итү – бер уйсыз, бер гамьсез, бер мәшәкатьсез гомер итү түгел ул. Бәхетнең сере – проблемаларны хәл итә белүдә дә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
30 сентябрь 2023 - 16:51Без именичын татар комментарие: хәтәр булган икән"🤣🤣🤣Ирләрнең дә җаны бар
-
29 сентябрь 2023 - 20:08Без имениСезнен язмаларны укып сокланам.«Дөнья буйлап инәй тавышын эзләп йөрим...»
-
29 сентябрь 2023 - 14:53Без имениБөтенләй бармагыз, кадерегезне белмәгәч. Вакыт күрсәтер, алла тигезли ул. Ирегез әйбәт, шунысына сөенегез. Әнисеннән күрмәгән җылыны бирегез аңа.Ялган ана
-
28 сентябрь 2023 - 19:23Без имениАлла бирманк бездэ Хэзер урысларда эйтэКазан кешеләре шундый икән...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.