Логотип
Мәхәббәт

Ир-ат менә бу 8 әйберне бары тик яраткан хатын-кызы өчен генә эшли ала

1. Синең гаиләң һәм дусларың да аның өчен кадерлегә әйләнә 

1. Синең гаиләң һәм дусларың да аның өчен кадерлегә әйләнә 

Сине чынлап торып яратканда, әти-әниеңнең, туганнарыңның һәм якын дусларыңның синең өчен никадәр мөһим булуларын ул яхшы аңлый. Шуңа да ул аларны да үз итә, аларның бәхетле булуын тели: алар бәхетле булганда синең дә үзеңне бәхетле тоячагың аның өчен сер түгел бит.  

 

2. Ул синең уңышларың белән чынлап торып горурлана 

Бар нәрсәдән артык күреп яратканда, ул синең җиңүләреңне, уңышларыңны үзенеке кебек кабул итәчәк. Һәм аларга шулай ук ихластан сөенәчәк. Бу күпмедер дәрәҗәдә ана яратуына, аның мәхәббәтенә дә ошаган: баласы тормышта нәрсәгәдер ирешкәндә әни кешенең дә күңеле шатлык, сөенеч белән тула бит.  

 

3. Ул синең кәефтәге үзгәрешләргә һәрчак игътибар итәчәк. 

Яраткан кеше генә шулай игътибарлы була: ул йөзеңдә, күзеңдә булган һәр үзгәрешне бик тиз тоеп алачак, һәр сүзеңне йотылып тыңлаячак, онытмаячак, киңәшләреңә колак салачак.  

 

4. Синең бәхетең аның өчен бар нәрсәдән мөһимрәк 

Сине бәхетле итү өчен ул әллә нәрсәләрдән баш тартырга әзер. Аның өчен син гел беренче урында: синең теләкләрең, хыялларың, уйларың.  

 

5. Ул һәрвакыт синең өчен «көрәшергә» әзер 

Ир-ат белән хатын-кыз арасында сүзгә килүләр гел булып тора: аларсыз мөнәсәбәтләр булмый да. Мәхәббәтнең көче шундый вакытларда да сынала. Мондый чакта сине югалтмас өчен ул барысын да эшләячәк: араларны җылыту, көйләү өчен бөтен көчен, осталыгын кулланачак, башка эшләрен читкә куеп торачак, барысын да уртага салып сөйләшергә әзер булачак һәм моңа ирешәчәк тә.  

6. Сиңа үзенең йомшак якларын күрсәтүдән курыкмаячак 

Гадәттә ир-ат хатын-кызга үзенең йомшак якларын күрсәтмәскә, аларны яшерергә тырыша. Әмма гашыйк булса, ул үзгәрә. Чынлап торып якын иткәндә, яратканда, ул сине югалтудан курыкканын беркайчан яшермәячәк. Сиңа үзенең серләрен – күңелендә ниләр булуын ачудан тартынмаячак.  

 

7. Аның өчен син һәрвакыт чибәр 

Хәтта бик чибәр хатын-кызның да төрле чаклары була. Әйтик, битенә чыккан ниндидер бер кечкенә бетчә аркасында үзең дөньяның иң бәхетсезе, иң ямьсезе итеп хис иткәне мәлләре. Тик сине яраткан ир-ат моңа игътибар да итмәячәк. Нинди чакта да син аның өчен иң матуры булачаксың. Тышкы кыяфәт аның өчен беркайчан беренче урында тормаячак, иң мөһиме – синең аның янәшәсендә булуың.  

8. Сезнең мәхәббәт аңа бар нәрсәдән изге 

Сине яраткан кешене берни туктатмаячак: ул сине күрер, синең белән бик азга гына булса да сөйләшеп алыр өчен һәрчак вакыт табачак. Эше никадәр тыгыз булса да! Аның өчен ара ераклыгы да киртә түгел. Сине ярата икән, ул кеше сүзенә колак салмаячак – сине үзенеке итү, үз янәшәсендә күрү өчен барысын эшләячәк.  

Ә сез якын кешегездә бу сыйфатларны күрәсезме? Ул сезне яратамы? 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар