Логотип
Мөнәсәбәтләр

​Гомерендә дә диета тотмаган зифа кызлар сере

Алар үзләре теләгән бөтен нәрсәне дә ашый, берәр кисәк пирожныйдан да баш тартмыйлар, шул ук вакытта һаман зифа булып калалар. Моның сере нәрсәдә?

Гәүдәнең яшь чактагы сылулыгын югалтмас өчен, нишләргә? Әйдәгез, берничә мөһим кагыйдәне билгелик.

1. Су эчегез.
Сәламәтлекне нормада тоту өчен суны кирәгенчә эчәргә кирәк. Кайчак без сусауны ачыгу белән дә бутыйбыз. Сок, коктейль, баллы кофе яки чәй, баллы сулар белән сыйланасыгыз килеп китсә, гап-гади су эчеп карагыз әле. Үзегез белән гел бер шешә су йөртегез, ә өстәлегездә сулы кувшин торсын.

2. Яраткан десертыгыздан баш тартмагыз.
Эштә обед вакытында берәр пироженое, дусларның туган көнендә берәр кисәк торт, кафега кергәч – десерт... Мондый хәлләр еш булып тора һәм без үзебезне дүшәмбедән диетага утырам, дип тынычландырабыз.
Баллы-тәм-томнан тулысынча баш тартырга кирәкми. Ял көне үзегезгә аз гына ирек бирегез, ләкин башка көннәрне, әйтик эштә чәй эчкәндә, конфет-печеньелардан баш тартыгыз.

3. Кичке аш вакытында сөйләшегез.
Әйе-әйе, дөрес ишеттегез, сөйләшә-сөйләшә ашаганда, кеше аз гына ризыктан да туклана. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: озаклап ашаганда, баш мие ашказанына туктарга дигән фәрманны әле алдыгыздагы тәлинкә бушаганчы ук бирә икән.

4. Вакытыгызны диетик ризыкларга сарыф итмәгез.
Составында майлар юк, калорияләре аз дип язылган ризык этикеткалары, сүз дә юк, кызыктыра. Тикшерә башласаң, боларның составында углеводларның күп булуы ачыклана. Артык авырлык җыю өчен әнә шул углеводлар да җитә. Өстәвенә, майларны, калорияләрне киметәбез дигән булып, ризык җитештерүче компанияләр күп итеп шикәр һәм азык тәмләткечләр куша. Сатып аласы азыгыгызда чынлап та ниләр булуын белү өчен этикеткасын җентекләп укыгыз.

5. Ашамыйча тору – начар.
Бер тикшеренү вакытында хатын-кызларга атна дәвамында шоколадтан баш тартырга кушылган булган. Нәтиҗәдә, аларның баллы тәм-томга тартылуы тагын да арткан.
Әгәр дә шоколад турында еш уйлыйсыз икән, димәк, бу диета сезгә туры килми.  Ризакларга карата дөрес мөнәсәбәт булдыру өчен «начар» дигән сүзне онытыгыз.

6. Матурлыкның сере – ял.
Гел-гел йокының туймавы яшәү халәтебезгә тәэсир итә, гормоннар эшләнешен боза. Калорияле ризыкларга тартылуыбызга әнә шулар да гаепле. Югары калорияле ризыклар, билгеле, авырлык кына өсти. Боларга өстәп, нәтиҗәле күнегүләр ясар өчен көчегез дә булмаячак.

7. Үзегезгә чизбергургер алырга рөхсәт итегез.
Яңарак кына чизбургер белән кыздырган бәрәңге ашагансыз икән, үзегезне гафу итегез, ләкин чираттагы тапкырында файдалы ризыклар ашарга вәгъдә бирегез. Үзегезне аңлап эш итүегез ризыкка булган мөнәсәбәтегезне яхшыртыр. Үз-үзеңә куйган бәянең түбән булуы теләсә ничек туклануга китерә. Кайчагында үз күңелегезне күрүдән курыкмагыз һәм диетаны бозган өчен үртәлмәгез.

8. Диетик эчемлекләрдән ерак торыгыз.
Ясалма шикәр турында бәхәсләр тынмый. Кайберәүләр ул гәүдә авырлыгына тәэсир итми, дип бара. Икенчеләре, киресенчә, андый баллагыч ачлык хисен уята, нәтиҗәдә артык авырлык туплауга китерә.
Иң яхшысы  бер стакан чиста су эчеп куегыз да сәламәт булыгыз.

9. Экспериментлар ясагыз.
Дөрес туклану бер дә ялыктыргыч нәрсә түгел. Тәмнәр тансыкласагыз, хуш исле үләннәр, аштәмләткечләр кулланыгыз. Кайсыбер аштәмләткечләр, әйтик зәһәр борыч, матдәләр алмашын көчәйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар