Логотип
Мөнәсәбәтләр

Елата да, юата да. Сез карарга тиешле 7 татар сериалы

Берничә сериягә сузылган тормыш вакыйгаларын, беркайчан да чишелмәс кебек тоелган гаилә проблемаларын күзәтеп утырырга яратасызмы? Сериал геройлары белән бергә борчылу, елау, шатлану, алар белән бергә яшәү сезгә рәхәтлек бирә, тынычландыра, беразга булса да тормыш мәшәкатьләреннән ял иттерә, тәҗрибә өстиме?


Сериал карарга яратучыларга татар телендә эшләнгән 7 фильм тәкъдим итәбез. Үз җаегыз белән карарсыз дип өметләнәбез.


1. «Ак чәчәкләр»



Ун сериядән торган татарча телевизион фильм. Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр” романы буенча  2015 елда Казанда, "Татарстан - Яңа Гасыр" телестудиясендә төшерелә. Фильмда сугыштан соңгы чор кешеләренең күңел яктылыгы, моннан 50 ел элек яшәгән табибларның эш принциплары, авыруларга мөнәсәбәте сурәтләнә.


Режиссеры Ренат Әюпов. Рольләрдә: Динар Хөснетдинов, Резидә Сәләхова, Әзһәр Шакиров, Рамил Төхвәтуллин, Хәния Фәрхи, Хәлимә Искәндәрова, Рөстәм Гайзуллин, Гөлназ Нәүмәтова һ.б.


Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова: “Бу фильмның максаты – бүгенге җәмгыятьтә табиб hөнәренең дәрәҗәсен күтәрү. Әбүзәр Таhиров образы аша чын табибның нинди булырга тиешлеген күрсәтергә теләдек”, - диде.


Күпчелек кадрлар Казанның Тимерьюлчылар хастаханәсенең ремонтланмаган өлешендә төшерелә. Фильм 2015 елда узган XI Казан мөселман киносы фестивалендә катнашты.


Сериалны биредә карарга була.

2. “Мәхәббәт - ул йөрәк эше”



Мәскәү татар яшьләре катнашында ислам, татарлык һәм сөю турында заманча фильм.


Гамәлгә куючылар: режиссер Гаяр Нуриманов һәм Kazan Club Media студиясе.


Төп геройлар - шәһәрдә яшәүче татар гаиләсе. Мәхәббәт, күз яшьләре, аерылышу, сагыну, дин белән бәйле вакыйгалар - барысы да чынбарлыктан алынган. Фильм 2 серияле. Төп рольләрне Римма Галләмова, Тимур Хәмитов, Мәрьям Сәлахова, Радик Яруллин, Динара Әлимова башкара. “Гаиләңне саклап калыр өчен син нәрсәгә әзер?” – бу сүзләр киноның төп шигаре. Ул 16 яшьтән өлкәнрәк рус телле аудиториягә исәпләнгән, Мәскәүдә төшерелгән беренче татар фильмы. Әйтергә кирәк, сериал субтитрлар белән бара. Аны биредә карарга була.

3. “Сиңа кайтам”



Сериалда мәхәббәт – унлап геройның язмышын бергә бәйләгән көчкә әверелә. Алар арасында ирен хыянәттә гаепләүче кияүдәге хатын да, ирне үз янында калдыру өчен әллә нинди алымнарга баручы сөяркә дә, озак еллардан соң кабат үзенең тәүге мәхәббәтен очраткан хөрмәтле табиб та бар.


Сценарий авторлары: Нурания Җамали, Сиринә Якупова. Рольләрне Гүзәл Шакирова, Ильяс Фәйзрахманов, Илнар Низамиев, Лилия Сергеева, Фердинад Хафизов, Алия Заһидуллина, Илнур Закиров, Зөлфия Вәлиева һ.б. башкара. Фильм тамашачыларга 2013 елда тәкъдим ителде. Карау – биредә.

4. “Ерактагы йолдызым”



Тормышта үз урынын таба алмыйча тилмерүче егет язмышын сурәтләгән татарча сериал. Искәндәр - кечкенәдән беркем белән дә ачылып сөйләшмәүче, йөрәгендә зур яра йөрткән бала. Кечкенә чакта ул үзенең кадерле әнисен югалта, аның үлемен бик авыр кичерә. Егет булгач ул Чулпан исемле, тышкы кыяфәте белән бик тә әнисенә охшаган кызга гашыйк була. Тик Чулпанның үз язмышы, үз юлы. Чарасызлыктан, егет кызны урлап китәргә ният кыла...


Сценарий авторы: Халисә Ширмән. Режиссеры: Нурания Җамали. Рольләрдә: Эмиль Талипов, Нәфисә Хәйруллина, Ләйсән Дусаева, Әсхәт Хисмәт, Алсу Әбелханова, Ирек Баһман. Экранга чыгу вакыты: 2011 ел. Карау - биредә.


5. “Бичаракай”



Инвалид, ятим малайны тәрбияләүче гаилә тормышын сурәтләүче гыйбрәтле фильм. Малайның сукыр икәнлеген белгәч, яшь гаилә үзен ничек тота? Кем көчлерәк һәм кемнең йөрәге шәфкатьлерәк: әнинеңме, әллә әти кешенеңме? Рабит Батулла әсәре буенча куелган, 3 бүлектән торган татарча сериалда шушы сораулар күтәрелә.


Рольләрдә: Айгөл Бариева, Ирек Хафизов, Байбулат Батулла, Хәлил Мәхмүтов, Хәлимә Искәндәрова. Режиссер: Фәрит Дәүләтшин. Экраннарга чыгу вакыты 2009 ел. Сериалны биредә карарга була.

6. “Яланаяклы кыз”



Моннан 10 ел элек төшерелгән, заманында бик популяр булган татарча сериалны әле бүген дә яратып карыйлар. Вакыйгалар Татарстаның бер гади авылында бара. Әтисе һәм әбисе белән генә яшәүче ятимә кыз Дилбәрнең зур хыялы - шәһәргә барып җырчы булу. Бу матур тавышлы, чибәр кызга авылда күпләр гашыйк, тик кызның йөрәгендә классташы Саматка гына урын бар. Мәктәптә имтиханнар алдыннан әтисе өйгә яңа әни алып кайта. Кызганыч, бу вакыйгадан соң Дилбәр өчен авыр көннәр башлана. Үги әнисенең кимсетүләре, әбисенең үлеме, сөйгәне белән аерылышуны кичерү өчен кыз балага кайдан яшәү көче табарга?


Сценарий авторы: Раушан Шәриф, режиссеры: Нурания Җамали. Рольләрдә: Асылъяр, Руслан Сафин, Ләйсән Мәхмүтова, Әсхәт Хисмәт, Флера Хәмитова, Ләйсән Сөнәгатова, Эльнар Яркәев. Фильмны карау өчен сылтама.

7. “Сөюләрем сине хак минем”



2011 елда зәңгәр экраннарга чыккан мәхәббәт турында сериал. Фильмның сюжеты: гаилә мәсьәләсе, ир белән хатын мөнәсәбәтләре, аерылышуга китерүче сәбәпләр, әтиле булып та әтисез үсүче балалар турында.


Төп рольләрдә: Фәнис Җиһаншин, Алсу Каюмова, Миләүшә Шәйхетдинова, Минвәли Габдуллин, Рушания Юкачева, Гүзәл Минакова, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Рәмзия Закирҗанова, яшь бала ролендә Энҗе Әхмәтҗанова һ.б. Режиссеры: Нурания Җамали, сценарий авторлары: Нурания Җамали һәм Илсөяр Ихсанова.


чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар