Логотип
Белмәсәң бел

Чемодан сайлыйбыз

Ураа!!! Җәй!!! Безне яллар көтә!!! Ә ялларда кая да булса барасы килә. Димәк, безгә чемодан кирәк. Киңәшләребезгә колак салсагыз, бу иң кирәкле атрибутны сайлаганда ялгышмассыз.

Ураа!!! Җәй!!! Безне яллар көтә!!! Ә ялларда кая да булса барасы килә. Димәк, безгә чемодан кирәк. Киңәшләребезгә колак салсагыз, бу иң кирәкле атрибутны сайлаганда ялгышмассыз.

 

Күләме һәм зурлыгы

Сумка-чемоданнарның күләме литрлар белән исәпләнелә. Биеклеге 59 сантиметрга кадәр, ә күләме 40 литрга кадәрге кечкенә чемоданнар бер-ике көнлек сәфәр өчен генә уңай. Биеклеге – 70 сантиметрга кадәр, күләме 85 литрлы чемодан бер кешегә – ике атнага, ике кешегә бер атнага барганда шәп була. Балалар белән ераккарак җыенсагыз, биеклеге – 70-80 см, күләме 100 литрлы зур чемоданнарны сайлагыз.

 

Материалы

Каты тукымадан тегелгән чемоданнар иң арзаны. Ләкин әйбер тутыргач, алар бераз җәелеп китүчән була. Аның каравы, тукымадан тегелгән күпчелек чемоданнарның тышкы якта кечкенә кесәләре бар. Пластик чемодан исә формасын югалтмый. Аңа ватыла торган әйберләрне дә курыкмыйча тыгарга мөмкин. Ул юешләнми дә, пычранса, сөртеп алдың да, бетте-китте. Күн чемодан формасын шулай ук яхшы саклый, ләкин тиз кыршыла һәм иң зур минусы – ул бик кыйммәт.

 

Тәгәрмәчләре

2 көпчәкле чемодан белән теләсә нинди җирдән барып була. Бер минусы бар, чемоданның өчтән бер авырлыгы кулыгызга төшәчәк. Ә менә дүрт көпчәкле чемодан белән тигез асфальттан гына барып була һәм аның көпчәкләре дүрт якка да борыла. Сезгә чемоданны этеп кенә барырга кала. Иң оптималь вариант: дүрт көпчәкле чемодан, ләкин арткы көпчәкләренең диаметры зуррак. Андыйны тигез җирдә – тәгәрәтеп, ә комлы яки ташлы җирдә арткы көпчәкләренә бастырып, тартып барып була. Бер минусы бар: аэропортта чесоданнарны самолетка төягәндә еш кына мондый чемоданның көпчәкләре сынып чыга.

 

Тоткасы

Алар икәү булса шәп. Берсе – өстә, берсе – янда. Тоткалар чемоданның корпусына шөреп белән беркетелсә, ышанычлырак. Тартып чыгара торган тимер тоткасы җиңел чыгарга һәм җиңел керергә, селкенеп тормаска тиеш.

 

Биге

Чемодан сайлаганда, аның бигенә дә игътибар итегез. Ул киң һәм нык булсын, иң яхшысы эре һәм пластик тешле молния биге. Ләкин аның «трактор» тешлесенә караганда спиральлесе ышанычлырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Барлык ата-аналар кутэрелеп каршы чыгара кирэк. Мэсэлэн, 1 сентябрьдэ балаларны мэктэпкэ жибэрмичэ БДИга протест белдерергэ.

    Хәзер укыйлар