Логотип
Мөнәсәбәтләр

«Бодипозитив» хәрәкәте турында ишеткәнегез бармы?


Дус кызым белән гадәттәгечә хыялдагы идеаль фигура, үзебездәге кимчелекләр
турында сөйләшә башлагач, ул миннән: «Бодипозитив» хәрәкәте турында
ишеткәнең бармы?» – дип сорап куйды. Сүзләрен куәтләп, инстаграмнан әлеге
хәрәкәт тарафдарларын эзләргә кереште. Экраннан миңа бөтенләй дә идеаль
булмаган фигуралы бәхетле ханымнар елмая иде. Аларның тарихы да кызык
кына. Мәсәлән, әнә берсе спорт белән шөгыльләнә, ләкин туклануын җайга сала
алмый. Әмма көннәрдән бер көнне зур эченнән, буй-сыныннан күңеле кайткан,
кәефе төшеп йөргән хатын «кимчелекләрен» кабул итә алу стадиясе күчә. Ул үз
гәүдәсен ярата башлый, башкаларга күрсәтүдән дә оялмый. Аккаунтында
йөзләгән фото, кыенсыну турында бер генә җөмлә дә юк. Һәм шуңа охшаш
башка-башка мисаллар да җитәрлек. Кызык булып китте. Бу хәрәкәт турында
оныта да башлаган идем инде. Бер ай чамасы узгач, журналда бер чит ил
йолдызының фотосына тап булдым. Абау... Култык аслары бигрәк ямьсез!
Әлеге хәрәкәткә сылтама да куелган.
Нәрсә соң ул бодипозитив?
Мин тагын интернетка кереп чумдым. Исеменнән үк күренгәнчә,
«бодипозитив» хәрәкәте Көнбатышта туган. Сүзен сүзгә тәрҗемә итсәң,
«тәнеңә позитив караш» дигән мәгънә килеп чыга. Бездә ул турыда әле күптән
түгел генә сөйли башладылар, ә аларда инде бу хәрәкәт оешканга шактый вакыт
узган. Май катламнарын күрсәтеп, үз тәнеңне ничек бар шулай кабул итү генә
түгел инде бу. Сүз зуррак әйберләр турында бара. Трагедия аркасында кулсыз,
аяксыз калучылар бар; кислота түгелүдән тиресе белән проблемалар килеп
чыгучылар шактый... Аларның девизы: «Минем тәнем – минем эш ул».
Тәннең физиологик үзенчәлекләрен башкача күрсәткән кешеләр дә очрый.
Каралмаган аяклар, култык төпләре, юылмаган чәчләр, шәхси гигиена
әйберләре (Наталья Водянованы шаккаттырган күренешләр) – шулай ук
«бодипозитив» дип йөртелә икән.
Мондый төр бодипозитив күренешләрендә феминизм чаткылары ярылып ята
инде. Көн саен кабатлана торган матурлык ритуалыннан арыган хатын-кызлар
уйлап тапкан. Менә шундый протест килеп чыккан!
Бу хәрәкәткә карата төрле фикерләр бар. Бер яктан, әлеге хәрәкәт үзеңне ничек
бар шулай кабул итәргә өйрәтә – шулай булуы яхшы да. Икенче яктан, негатив
уята: каралмаган, тәрбияләнмәгән гәүдә, тәнне күрсәтеп йөрү бер дә килешми
инде. Йолдызларга да!
Шулай да, ни генә әйтсәң дә, бодипозитив безгә, хатын-кызларга үз тәненнән
оялмаска, аны яратырга, кимчелекләребезгә елмаеп карарга, шәхесне ниндидер
физик җитешсезлекләрдән өстен куярга өйрәтә.
Көзге каршына килеп басам да, үземне һәрьяктан җентекләп карап чыкканнан
соң: «Ярар ла, фигурам модель үк була алмаганнан ни булган. Хәзер менә
шоколад белән чәй эчәм. Шкафта тагын берсе запаска тора әле», – дип уйлап
куям.

фото: www.pexels.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар