Логотип
Гаилә

Бервакыт җәй көне...

Һәр җәйне малайны әтисе белән әнисе авылга, дәү әниләренә кайтара торган булганнар. Бер җәйдә малай инде үзен шактый зур егет итеп күз алдына китерә һәм әти-әнисенә:


Һәр җәйне малайны әтисе белән әнисе авылга, дәү әниләренә кайтара торган булганнар. Бер җәйдә малай инде үзен шактый зур егет итеп күз алдына китерә һәм әти-әнисенә:
–    Мин бит инде зур, нишләп сез һаман минем арттан йөрергә тиеш? Бу юлы авылга мин үзем генә кайтам! – ди.
Бераз бәхәсләшкәннән соң, малайның әти-әнисе ризалаша. Менә алар вокзалда, малай утырып китәргә тиешле поезд янында торалар. Әти-әнисе киңәшләр бирә, үзеңне сакла, дип иңсәсеннән кагалар.
Малай түзми:
–    Йөз кат кабатладыгыз бит инде бу сүзләрне! Аңладым инде, аңладым! – ди усалланып.
Шунда әнисе әйтә:
–    Яхшы улым. Хәерле юллар! Әгәр сиңа куркыныч яки авыр булса, менә моны алырсың, – ди дә, улының күкрәк кесәсенә бер әйбер сала.
Менә малай вагон тәрәзәсеннән карый-карый поездда бара. Тирә-юньдә таныш түгел кешеләр, кемдер усал караш белән аңа карап куя, проводник чыгып кисәтү ясап керә, кемнәрдер этешә-төртешә, кычкыра... Малайга торган саен куркынычрак була бара. Ул түзә алмыйча чатлыкка посып елап җибәрә. Шулвакыт ул әнисенең поезд кузгалыр алдыннан кесәсенә салган әйберен искә төшерә. Куркудан кылтыранган куллары белән күкрәк кесәсеннән бер кечкенә генә язу кисәге тартып чыгара. Анда кыска гына бер җөмлә язылган була: «Улым, курыкма, без күрше вагонда...»

Безгә җанын бүлеп бирергә әзер әти-әниләребезнең һәрчак күрше вагонда икәнлеген тоеп яшәсәк иде... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар