Логотип
Белмәсәң бел

​Бөекләр тормышыннан

Исаак Ньютонга, фәндәге казанышлары өчен, лорд исеме тапшырыла һәм ул озак еллар буе лордлар палатасы утырышларында катнашырга мәҗбүр була. Галимгә анда бик күңелсез икәнлеге йөзенә язылган була – ул аны яшерми дә. Гадәттә ул утырышларда бернинди сүзгә катышмый. Шуңа да бер утырышта кинәт аның сүз соравы барысын да уятып җибәрә. Гаҗәпләнеп аңа текәләләр. 


Александр ИНОВЕРЦОВ туплады 

 *** 
Исаак Ньютонга, фәндәге казанышлары өчен, лорд исеме тапшырыла һәм ул озак еллар буе лордлар палатасы утырышларында катнашырга мәҗбүр була. Галимгә анда бик күңелсез икәнлеге йөзенә язылган була – ул аны яшерми дә. Гадәттә ул утырышларда бернинди сүзгә катышмый. Шуңа да бер утырышта кинәт аның сүз соравы барысын да уятып җибәрә. Гаҗәпләнеп аңа текәләләр. 

– Җәмәгать, – ди ул, үзенә баккан күзләргә карап бик тантаналы тавыш белән: – Әгәр сез каршы килмәсәгез, мин тәрәзәне ябуларын сорар идем. Бик нык җил өрә, салкын тидерермен дип куркам.  

Шулай ди дә, Ньютон вәкарь белән генә кире урынына утыра. Лордлар палатасында шушыннан кала ул беркайчан бернинди сүз әйтми.  

 
*** 

Мәҗлесләрнең берсендә язучы Марк Твен бер ханым белән сөйләшеп китә. Язучының кәефе шәп чак була һәм ул бу ханымга:  

– Сез искиткеч! – ди.  

Әмма әңгәмәдәше шактый төксе кеше булып чыга: 

– Кызганычка каршы, мин сезгә шундый ук комплимент белән җавап бирә алмыйм, – ди.  

Твен, кычкырып көлә дә: 

– Ә сез нәкъ минем кебек эшләгез – ялганлагыз! – ди. 

 
*** 

1917 ел. Беренче бөтендөнья сугышы бара. Рус композиторы һәм дирижеры Иван Федорович Стравинский Рим һәм Неаполь шәһәрләренә бара. Сәфәре вакытында ул Пабло Пикассо белән таныша, алар шактый дуслашып китәләр.  

Кире Швейцариягә кайтканда Стравинскийны таможня хезмәткәрләре туктата. Музыкант багажындагы бер документ алар карашынча сәеррәк тоела. 

– Бу нинди рәсем? – дип сорый  таможня хезмәткәре бик җитди тавыш белән кулына тоткан кәгазьдәге квадратлар, почмакларны карап. 

–Пикассо минем портретымны ясады... 

– Дөресен әйтмисез! План бит бу! 

– Әйе, план. Әмма минем йөземнең планы. Шул гына...  

Таможня хезмәткәрләре үз сүзләреннән кире кайтмыйлар: план бу! Бик мөһим бинаның планы! Һәм рәсемне алып калалар.  

 
*** 

Әдипләр йортында шагыйрь Михаил Светлов янына бер танышы – үзе кебек үк шагыйрь килә. Кәефе юклыгы бөтен йөзенә чыккан. 

– Ни булды, нәрсә өчен бу кадәр борчыласың? – дип сорый аннан шунда ук Светлов. 

– Менә хатын белән аерылышабыз әле, – дип күңелсез генә җавап бирә танышы. – Никадәр генә язсам, басылсам да, аңа һаман да гонорар җитми... Ә язган шигырьләремнең бер юлын да укып караганы юк үзенең! 

– Аңлыйм хәлеңне, – дип авыр сулап куя Светлов. – Синең белән минем кебек шагыйрьләргә гонорар түгел, ак болытлар санаучы хатыннар кирәк шул... 

*** 

Бернард Шоуның әле студент чагы. Ул имтихан бирергә килә. Аның бик озак уйланып, авызына  су кабып утыруын күреп, профессор түзми: 

– Беләсезме, яшь дустым, – ди, – имтихан ул – театр кебек. Сез – актер, мин – тамашачы. Йә, ник һаман дә дәшмисез? Тыңлыйм... 

– Килешәм, килешәм, профессор! – дип җавап бирә булачак Нобель премиясе лауреаты. – Алай булгач, минем курсташым Джимины да чакырырга кирәк. 

– Ә аның монда нигә кирәге бар соң? – дип гаҗәпләнә профессор. 

– Миңа бит суфлер кирәк!  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар