Баш миендә үскән шешнең 8 билгесе

1. Баш авырту
Кызганыч, табиблар шештән килеп чыккан авыртуны гади баш өянәгеннән һәрвакыт аера алмый. Көн саен башыгыз авырта икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итеп, махсус тикшерелүгә юллама бирүен сорагыз.
2. Күз күреме бозылу
Баш миендәге яман шешнең тагын бер яшерен билгесе – күрү кырының тараюы, күздә кечкенә кара таплар барлыкка килү. Мондый үзгәрешне машина йөртүчеләр тиз сизеп алачак. Табиблар әйтүенчә, еш кына бу симптом гипофиз (баш мие нигезендәге үсеш, үсү, матдәләр алмашына тәэсир иткән эчке секреция бизе) тирәсендә шеш үскәндә күренә башлый.
3. Хәлсезлек һәм һәрвакыт йокы килү
Баш миенең тәннең бөтен мускулларына җавап бирүче өлешендә шеш үссә, ике арада сигнал йөрү начарая. Бу исә аяк һәм кул очлары хәлсезләнү, авыртуны тоймауга китерә. Мондый төр шеш һәрвакыт йокы килүгә дә сәбәпче.
4. Сөйләшкәндә сүзләр таба алмау
Бу да баш миендәге шешнең таралган билгесе. Сөйләшү барышында сүзләр таба алмау, йә авырлыклар туу – мәсәлән, көтмәгәндә тотлыга башлауга игътибарлы булу кирәк.
5. Үз-үзеңне тотыш үзгәрү.
Ачулану, шомлану, депрессия, кисәк кенә кәеф үзгәрүчәнлек тә баш миендә шеш үсүдән булырга мөмкин.
6. Ишетү сәләте кимү
Кеше сөйләмен, авазларны аңламау да куркыныч билге. Моннан кала, колак шаулаганнан да һәвефләнергә урын бар.
7. Тигезлекне югалту
Баш миенең тагын бер функциясе – хәрәкәт һәм баланс саклау. Шеш үскән очракта, кеше тигезлегең югалта башлый. Алпан-тилпән атлый башласагыз, караңгы вакытта йөргәндә авырлыклар туса, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото: www.pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала...
-
13 август 2022 - 23:40Без имениИскиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемнеӘткәем
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.