Логотип
Бәйгеләр

«Нәни булышчым»

«Сөембикә» журналы Балаларны яклау көне уңаеннан «Нәни булышчым» дип аталган яңа фотоконкурс игълан итә.

Кем ул анда онга батып әнисенә камыр җәяргә булыша? Әти-әнисенең булышчысы үсеп җиткән икән лә! Идәнен дә юыша, керләрен дә чайкаша...

Әгәр дә балагызның шундый күңелле мизгелләрен фотога төшереп алган булсагыз, аларны безгә юллагыз әле. «Сөембикә» журналы Балаларны яклау көне уңаеннан «Нәни булышчым» дип аталган яңа фотоконкурс игълан итә.

Фотоларны 20 майдан 31 майга кадәр ssuum@yandex.ru электрон адресына, инстаграм, «Вконтакте» социаль челтәрләрдәге «Сөембикә» журналы аккаунтына яисә 420066,  Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресына хат белән юллый аласыз.

Җиңүчегә бүләк –  гаилә белән фотосессия! 

 

 

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар