Логотип
Бакча

Яз сулышы сизелә

Урамда әле ак карлы кыш, ләкин Җирдә инде яз сулышын тоябыз. Көннәрнең озыная баруы да сиздерә аны, тәрәзәдән төшкән кояш нурларының җылысы да, песнәкләрнең күңелле чыркылдашуы да... Безгә дә бакча эшләренә керешергә вакыт, яз озак көттермәс ул, килер дә җитәр. 

Урамда әле ак карлы кыш, ләкин Җирдә инде яз сулышын тоябыз. Көннәрнең озыная баруы да сиздерә аны, тәрәзәдән төшкән кояш нурларының җылысы да, песнәкләрнең күңелле чыркылдашуы да... Безгә дә бакча эшләренә керешергә вакыт, яз озак көттермәс ул, килер дә җитәр. 

Яшелчәчегә
Февраль ае – чәчү сезонына ныклап керешә торган ай. Баклажанны, борычны һәм помидорның соң өлгерешле сортларын инде чәчәргә кирәк. Бакчага чыгарганда алар 75 көнлек булырга тиеш. Шулай ук порей суганы, тамыразык петрушка, сельдерей, кәбестәнең иртә өлгерешлесен, чәчәк, брюссель, кольраби кәбестәләрен чәчүгә дә соңармый керешәләр. Кәбестә үсентесе салкынча һавада гына яхшы үсә, мартта инде кояш җылырак карый, тәрәзә төбендә эссе була. Башлы суганны орлыктан үстерергә теләсәгез, аны да февральдә чәчегез, суган озак тишелә. 
Үсенте утырткан савытлар тәрәзә төбендә күп урын ала. Порей суганы, башлы суган, сельдерей ишеләрне савытка түгел, 10 см киңлегендә киселгән калынрак полиэтиленга (ламинат аслыгы бик кулай) 1–2 см калынлыгында түшәлгән туфракка чәчеп, аны әкәм-төкәм кебек төреп куйсагыз, урынны күп алмас. «Әкәм-төкәм»не сайрак савытка утыртып куегыз.

Бүлмә гөлләре
Яз якынлашуын, мөгаен, иң беренче булып бүлмә гөлләре сизәдер. Әнә яраннар инде кышкы йокыларыннан уянып килә – ни арада бер буынга үсеп тә өлгергәннәр. Яран гөле уртача гына биеклектә, берничә тармаклы булганда матуррак күренә, чәчәкне дә мулрак ата. Февраль ахыры, март башларында тәрәзә төбендә кышлаган гөлләрнең артык озын булып үсеп, бер-берсенә комачаулый торган тармакларын кисеп, куакны формалаштыралар. Бик карт үсемлекне артык кыскартмагыз, кабат яшәреп китәр өчен көче җитмәскә мөмкин. Ә яшьрәкләренең төбеннән ике-өч буын гына калдырып, сабакны үткен пычак белән яфрак өстеннән кыеклап кисәләр. Төп сабактан кырыйга таба үсеп чыккан кечкенә тармакларны да кисеп алалар. Киселгән урынга вакланган агач күмере сибәргә яки «зеленка» тидереп куярга кирәк. Берәр атнадан соң яраннарны азотлы ашлама белән тукландырырга була. 

Чәчәкләр яратсагыз
Иртәрәк чәчәк атсын дисәгез, тагетес, петуния, львиный зев, лобелия, хризантема, дельфиниум кебек чәчәкләрнең орлыкларын февральдән дә калмый чәчәргә кирәк.
Петунияне күпләр ярата, тик үсентесен үзләре үстерергә авырыксыналар. Югыйсә катлаулы түгел ул. Беренчедән, петуниянең берничә төре барлыгын белергә кирәк: асылмалы (ампель), куаклы (кустовой), каскадлы (үрмәле). Балкон, верандаларда биеккә элеп үстерү өчен асылмалы сортлар әйбәт. Клумбалар өчен куаклы сорт матур, үрмәләтү өчен – каскадлысы. Петуниянең орлыгы бик вак, аны ком белән катнаштырып чәчүе уңайрак. Орлык чәчәсе туфракка кар түшәп, шуның өстенә чәчегез, туфрак белән күмдерергә кирәкми. Орлыклар тишелгәнче, өстен каплап, савытны җылы урынга куеп торыгыз. Тишелеп чыккан үсентеләр бик зәгыйфь була, суны бары бөркеп кенә сибәргә кирәк. Петуния җылыны һәм яктылыкны ярата. Кулга тотарлык була башлагач, һәрберсен кечерәк савытка күчереп утыртыгыз, калийлы-фосфорлы ашлама белән ашлагыз. 

Бакчачыга
Быел кар күп. Кар катламы биек булганда, кыр тычканнары алмагач, груша агачларының кайрысын кимерә. Шуның өчен агач тирәсендәге карны яхшылап таптарга кирәк. Февраль азагына таба һава 5 градуска кадәр җылытып җибәрсә, агачларның кәүсәләрен агартыгыз (көздән агартмаган очракта). Бакчачының дуслары – кошларны җәлеп итү өчен, җимлекләр элегез. Кышын сез аларны кайгыртсагыз, яз көне – корткыч бөҗәкләр уянып чыккач, алар сезгә ярдәм итәр. 
Юллардагы, сукмаклардагы карны теплица эченә, агач төпләренә түшәгез. Буш мичкәләргә дә кар тутырып куярга була. Кар суы яшелчәләр өчен бик файдалы. 

Теплицада һәм ачык туфракта үстерү өчен баклажанның иртә өлгерешле сортлары: «Король севера» F1, «Уральский скороспелый», «Ультраранний» F1, «Алёшка» F1, «Полосатая семейка» F1.
Теплицада үстерү өчен борычның иртә өлгерешле сортлары: «Абрикосовая фаворитка», «Беладонна» F1, «Факир», «Винни-Пух», «Морозко», «Добрыня Никитич», «Кардинал» F1.
Теплицада һәм ачык грунтта үстерү өчен помидорның эре һәм итләч сортлары: 
«Адамово яблоко», «Болгарское чудо», «Бельмонте», «Бычье сердце», «Дикая роза», «Мишка косолапый желтый», «Розовый гигант», «Сахарный великан», «Шоколадное чудо», «Шунтукский великан», «Японский краб».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар