Яраннарны күчерергә  вакыт

Яран гөлләрегез җәй буена чәчәккә күмелеп утырсын дисәгез, нәкъ менә хәзер аларның тәрбиясе белән шөгыльләнер вакыт. 

Яраннарны төрле кеше төрлечә кышлата. Мәсәлән, минем дәү әни аларны көздән идән астына – караңгыга, салкынча урынга төшереп куя да, кыш азагында якты урынга чыгара иде. Яз көне исә яңа туфракка күчереп утырта. 
Кайнанамның да яраннары бик матур булып, өйне бизәп үстеләр. Ул исә яшь ботакларны көздән үк яңа туфракка утыртып, тамырландырып калдыра. Яшь гөлләре кышны яктыда чыга, җәй көне чәчәккә күмеләләр иде. 
Кайбер кеше яраннарны хәтта җәй көне дә күчереп утырта. Ләкин бер мөһим шарты бар – күчереп утырткан вакытта гөлләр чәчәк атарга тиеш түгел.  

Яраннарны чәчәк аттыруның сере –  аларны яз көне кыскартып кисүдә. Кисмәсәң дә, яран сүз әйтмәс үзе, ләкин чәчәкләре генә ярлы булачак. Кыш көне гөлләргә яктылык җитмәгәнлектән, яран буйга сикерә. Яшь тармаклар да ботак очында – өстә генә барлыкка килә.  

Яранны жәлләп кисмәгез! Яран гөле кискәнне ярата, аннары яшәреп, куе булып үсеп китә ул. Ләкин бу кагыйдә яраннарның «королевский» һәм «ангельский» сортларына кагылмый. Аларда чәчәк бөреләре кышын ук ярала. 

Шулай ук тамырлары зәгыйфь яранны да кисми торырга кирәк. Аңа әле болай да кыен, башта тамырлары көчәеп китсен. 

Игътибар итсәгез, яранның сабагы буыннардан тора. Һәр буын – йоклаучы бөре. Әлеге бөредән яңа тармак үсеп чыга ала. Буынны табуы кыен түгел, коры кабырчык кебек булып тора ул. Кайчандыр монда яфрак үскән. 
Яранны кискәндә һәр төптә шундый 3-5 буын калдырырга  кирәк. Бер төптә 5 тармактан да артык калдырмагыз. Югыйсә гөл куагы артык куерып китәчәк.

Киселгән яраннарга бик күп яктылык кирәк. Кояш нуры – иң яхшы үсеш стимуляторы. Азотлы ашламалар куллану да яранның үсешен тизләтә.

Кискәннән соң, гөлләрне яңа туфракка күчереп утырталар. 

Күчереп утырткан вакытта чүлмәкнең зурлыгын дөрес билгеләү мөһим. Яшь тармакны зур савытка утыртасыз икән, ул тиз генә көчәеп китә алмаячак, чөнки зур савытта туфрак күп була, андагы дымны кечкенә гөл алып бетерә алмый, тамырлары чери башлый. 

Яран гөл пластик чүлмәккә караганда, балчык савытта яхшырак үсә. Пластиктан аермалы буларак, балчык чүлмәк артык дымны һәм судагы тозларны чүлмәк тышына чыгара. 

Баштагы мәлләрдә киселгән яраннарга суны чамалап кына сибәргә кирәк. 

Яз килү белән яраннарны тәрбияләү төгәлләнми әле. Җәй дәвамында да гөл куагын куертучы артык тармакларны өзгәләп торырга кирәк. 

Кискәннән калган тармакларны ташламагыз. Аларны тамырландырып, җәй көне бакчага чыгарып утырта аласыз. Яран гөлнең тармагы дымлы туфракта тиз тамырлана. Сулы банкада тамырландырырга да була. Тамырландырасы тармаклардагы бер-ике яфракны гына калдырып, аларны да яртылаш кисәргә кирәк. Тармакның аскы очын кыйгачлап кисеп, бер-ике сәгать кипшертәләр. 
Яңа утыртылган тармакларны салкын тәрәзә төбенә куймагыз, салкында тамырлар яралмый. Тамырланганчы, суны чамалап кына сибәләр. 
Яшь яраннарны бакчага җәй башында, кыраулар беткәч утырталар. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    5625
    7
    61
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    8418
    0
    52
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    4211
    2
    28
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    5034
    1
    24
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6827
    2
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»