Үсентеләр ник ялкаулана?

Помидорлар гына түгел, тәрәзә төбенә чәчкән башка төр үсемлекләр дә ара-тирә «ялкаулана» башлый. Ялкаулана дигәндә, аларның үсмичә, кәкрәеп-бөкрәеп, зәңгәрләнеп-саргаеп утыруын күздә тотуыбыз. Әгәр үсемлекләрегез «ялкаулана» икән, бу киңәшләр сезнең өчен!
Чыктылар да егылдылар
Кайчагында үсемлекләр яхшы гына тишелеп тә чыккан кебек, үсә дә башлаган шикелле, ә көннәрдән бер көнне үсүдән туктап, авалар, аннары корып, бөтенләй үлеп бетәләр. Сәбәбе – гөмбә аркасында барлыкка килгән «караяк» чире. Ник барлыкка киләме? Бу хакта http://syuyumbike.ru/news/bakcha/sentelr-chirls сылтамасы аша кереп укый аласыз.
Яфраклары бөрешә, саргая, таплар барлыкка килә икән, бөҗәкләр эзләгез. Ак канат яки пәрәвез талпаны үрчеп ятмыймы? Гадәттә, бүлмәдә дымлы һава булса – ак канат, коры икән, пәрәвез талпаны үрчи. Яфрак астында яши алар, лупа белән карасагыз, күрәсез. Шулай икән, «Актара» препараты булыша ала. Каян киләләрме? Туфрактан һәм күршедәге гөлләрдән, әлбәттә.
Яфракларының кырыйлары һәм уртадагы яфрак тармаклары саргайса, туфрак шәп түгеллекне белдерә. Кибеттән алган туфраклар күп очракта әче торфтан гыйбарәт. Әче туфракта үсентеләрнең тамырлары микроэлементларны үзләштерә алмый. Әгәр дә орлыкларны инде февраль ахырында ук торф чүлмәкләргә яки кибеттән алган туфракка чәчкән булсагыз, хәзер ул туфракның ашы бетте, торф чүлмәк аның әчелеген тагын да арттырды. Күп кеше үсентеләре чирли башласа, тизрәк ашламага ябыша, ләкин нәтиҗәсен генә күрми. Нишләргәме? Торф чүлмәкләрдәге үсемлекләрегезне гадәти савытларга, башка бүтән туфракка күчереп утыртырга. Туфракның әчелеген киметү өчен утын көле яки акбур кулланырга.
Үсемлекләр зәңгәрләнсә, аларга фосфор җитми. Ләкин фосфорга барып ябышмагыз әле. Ник җитми, башта сәбәбен ачыклыйк. Ә без үзебез кайчан зәңгәрләнәбез соң? Билгеле, туңсак. Үсентеләр дә шулай, туфраклары артык суынып, тамырлары туңа икән, микроэлементлар кытлыгы башлана. Үсентеләрне җылырак урынга күчерегез. Тәрәзә төбе салкын булса, калынрак итеп газета җәегез.
Яфраклардагы ак таплар – кояш пешергән эзләр. Кояштан саклау өчен, тәрәзәгә ак кәгазь ябыштырырга, үсентеләрне бераз күләгәләргә була. Помидорлар кояш яктысын ярата үзе, ләкин тәрәзәгә тиеп торса, яфраклары пешә.
Аскы яфраклар саргаеп коелса, үсентеләрегезне инде түтәлгә чыгарып утыртырга вакыт дигән сүз. Аларга бу савыт кечкенә, дымы тиз бетә, ашламасы җитми, нәтиҗәдә үсемлекләрегез стресс кичерә.
Үсемлекләр саргаеп, үсә алмый утыра икән, уйлап карагыз әле, яңарак кына калий гуматы белән ашламадыгызмы? Бу препаратта туфрактагы органиканы эшкәртеп, үсемлекләр өчен уңай формага китерүче тере микроорганизмнар бар. Бер карасаң, әйбәт бит инде: үсентеләргә туклыклы матдәләр күбрәк булачак. Безнең күбебез яратып куллана торган чүпрә әчеткесе дә шулай эшли. Тик монда бер «ләкин» бар. Савыттагы туфрак күләме аз, андагы туклыклы матдәләр озакка җитми. Калий гуматы булмаса, ул акрын гына үзләштерелеп, озагракка җитәр иде дә бит... Үсемлекләрегезне башта симертәсез дә, аннары диетага утыртасыз шикелле килеп чыга. Саргаюлары әнә шуның белән аңлатыла – азот җитми аларга. Тик бер азот кына куллану хата. Иң яхшысы: комплекслы ашлама алыгыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
30 сентябрь 2023 - 16:51Без именичын татар комментарие: хәтәр булган икән"🤣🤣🤣Ирләрнең дә җаны бар
-
29 сентябрь 2023 - 20:08Без имениСезнен язмаларны укып сокланам.«Дөнья буйлап инәй тавышын эзләп йөрим...»
-
29 сентябрь 2023 - 14:53Без имениБөтенләй бармагыз, кадерегезне белмәгәч. Вакыт күрсәтер, алла тигезли ул. Ирегез әйбәт, шунысына сөенегез. Әнисеннән күрмәгән җылыны бирегез аңа.Ялган ана
-
28 сентябрь 2023 - 19:23Без имениАлла бирманк бездэ Хэзер урысларда эйтэКазан кешеләре шундый икән...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.