Логотип
Бакча

Үсемлекләргә тылсымлы бәлзәмнәр

Үсентеләр нык булсын, яхшы үссен өчен, аларны вакытында ашларга кирәк. Бу язмада һәрберебезнең үз өендә булган файдалы ашламалар турында сөйләшербез.

Үсентеләр нык булсын, яхшы үссен өчен, аларны вакытында ашларга кирәк. Бу язмада һәрберебезнең үз өендә булган файдалы ашламалар турында сөйләшербез.

Ашламаларга күчкәнче, башта берничә мөһим кагыйдәне барлап үтик:

Туфрактагы ашламаларны үзләштерү өчен, үсемлекнең тамырлары көчле булырга тиеш. Тишелеп кенә чыккан бәләкәй үсентеләрне ашлауның файдасы юк. Бу фазада аларга туфракта булганы да җитеп тора.

Зуррак савытка күчереп утыртканнан соң, үсентеләрне беренче тапкыр бары ике атнадан гына ашлыйлар. Бу вакытка үсемлекнең тамырлары ныгып җитә.

Күчереп утыртылмый торган үсемлекләрне ашлаганда аларның инде 2-3 чын яфрагы булырга тиеш. 

Бакчага чыгарып утыртканчы, үсемлекләр берничә тапкыр ашлана. Һәр юлы ашламаның төрлесен куллану отышлырак. 

Ашлар алдыннан үсентеләргә су сибеп, туфракны юешлибез. 

Инде тылсымлы бәлзәмнәргә күчик. 

Нашатырь спирты
Ул – менә дигән азотлы ашлама. Үсемлекләргә үсеп китәргә ярдәм итә. Ләкин беләсез, азот белән артык мавыгырга ярамый. Нашатырь спиртын  ашлама сыйфатында куллану өчен, 10 литр суга 1 чәй кашыгы гына алына. Шул ашламаны үсемлекләрнең төбенә сибеп чыгабыз. 
Водород перекисе
Әлеге препарат салынган су яңгыр яки кар суы үзлеген ала. Анда атомар кислород бар, ул туфракның әчелеген киметә, чир тудыручы бактерияләрне киметә, туфракны кислородка баета. 
Әлеге тылсымлы бәлзәмне 1 литр суга 2 аш кашыгы 3 процентлы водород перекисе салып әзерлиләр. Үсентеләрегез үзегез әзерләгән бакча туфрагында үссә, бу ашламаны атнага бер, кибет туфрагы өчен ике атнага бер куллана аласыз. Гел кулланырга киңәш ителми. 
Суган кабыгыннан әзерләнгән ашламаны да бик мактый бакчачылар. Аны ясар өчен тыгызлап тутырылган 1 стакан суган кабыгына  1 литр су салып, 2 көн төнәтелә. Сибәр алдыннан 1 өлеш төнәтмәне 3 өлеш су белән сыекларга кирәк. Суган кабыгы төнәтмәсен борыч белән помидор аеруча ярата. 
Бәрәңге пешкән су да үсентеләр өчен ашлама. Ләкин суга тоз салынмаган булырга тиеш, югыйсә файда урынына зыян гына күрерсез. Бәрәңгене кабыгы белән пешерергә кирәк. Бәрәңге әрчегәннән калган кабыкларны гына да пешерә аласыз, ләкин өйгә исе чыгачак. 
Көл суы – инде күптәннән сыналган чара. Ул 1 литр суда 1 аш кашыгы утын көлен бер тәүлек төнәтеп ясала. Көл суы туфракның әчелеген киметә, калий чыганагы булып хезмәт итә. 

Вакытында ашлап та, сугарып та, төбен йомшартып та үсентеләрегез начар үсә икән, димәк, туфрагы артык әче. Әче туфрактан тамырлары үсәр өчен кирәкле микроэлементларны ала алмый. Бу хәлдән чыгу юлы берничә. Ә иң җайлысы – үсемлекләр төбенә чеметеп кенә коры утын көле салып чыгу. Ул шунда ук эшкә керешәчәк. 

Теги: яшелчә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар