Логотип
Бакча

Розмарин үстереп карыйбызмы?

Әлеге аштәмләткеч безгә Урта диңгез буйларыннан килгән кунак. Италия кухнясын яратучылар арасында аеруча популяр ул. Популяр булса да, аны бездә әле үстерүчеләр сирәк. Җылы як үсемлеге булганлыктан, бераз мәшәкатьлерәк шөгыль бу. Ләкин без бит авырлыклардан куркып торучылар түгел. Йәгез, үстереп карыйбызмы?

Әлеге аштәмләткеч безгә Урта диңгез буйларыннан килгән кунак. Италия кухнясын яратучылар арасында аеруча популяр ул. Популяр булса да, аны бездә әле үстерүчеләр сирәк. Җылы як үсемлеге булганлыктан, бераз мәшәкатьлерәк шөгыль бу. Ләкин без бит авырлыклардан куркып торучылар түгел. Йәгез, үстереп карыйбызмы?

Розмарин орлыгы бик каты тышчалы. Шуңа күрә аны башта 2-4 атна салкында тотып, чәчәргә әзерлиләр. Моның өчен юеш тастымалга төрелгән орлыкларны полиэтилен пакетка тыгып, суыткычка куябыз. Салкында  кимендә 2 атна тотабыз. Әледән-әле дымлылыгын тикшереп торабыз. Тастымал артык юеш тә, коры да булырга тиеш түгел. 

Бу ысулны кулланырга вакыт ягы кысса, һичьюгында чәчәр алдыннан орлыкларны «Циркон», «Эпин» ише үсемлекләрнең үсешен тизләтүче эремәдә тотарга кирәк. Моны чәчәр алдыннан гына башкаралар. 

Розмарин көпшәк туфракны ярата. Бакча туфрагы аның өчен артык тыгыз булырга мөмкин. Туфракны черемә, торф, ком һәм вермикулит кушып көпшәкләндерергә була. 

Орлыкларны баштарак кечкенә  савытларга чәчәргә мөмкин. Ләкин күчереп утыртканда савытның тирәнлегенә карагыз. Ул 7 сантиметрдан да кимрәк булмасын. Иң яхшысы – 10 см. 

Савыт төбенә вак чуерташ, вакланган йомырка кабыгы, кирпеч ватыкларыннан дренаж салып калдырырга кирәк. Розмарин су җыелып торганны яратмый. 
Орлыкларны чәчеп чыккач, 1 өлеш туфракка 1 өлеш ком кушып, 2-3 мм калынлыгында гына итеп күмдерәбез. Пульверизатордан җылымса су бөркеп, савытларның өстен полиэтилен элпә белән каплыйбыз һәм җылы урынга тишелдерергә куябыз. 

Моңарчы эшләмәгән булсагыз, орлыкларны шушы этапта да стратификацияләргә була. Моның өчен орлыклар чәчелгән савытларны полиэтилен белән каплап, 2 атнага суыткычка урнаштыралар. Үсемлекләр тишелеп чыкканчы, туфракның өсте гел дымлы булырга тиеш. 

Розмарин җылылыкны, яктылыкны ярата. Тишелеп чыккач, температураны 16–18 градуска калдырып, иң якты тәрәзә төбенә куябыз. 
Суны чамалап кына сибегез, туфрак артык дымлы булмасын. 
Тәрәзә төбендә үтәли җил булса, розмаринның яфраклары коела башлый, моңа да игътибар итегез. 

Өч-дүрт чын яфрагы чыкканнан соң, розмаринны пикировкаларга кирәк. Савытның зурлыгы розмаринны алга таба ничек итеп үстерергә теләвегезгә бәйле. Бакчада үстерәсе үсемлекләрне стаканнарга да утыртырга мөмкин. Тәрәзә төбендә үстерергә уйласагыз, киңрәк чүлмәк алыгыз. Туфрак составы исә орлыкны чәчеп үстергәндәге кебек булсын. 
Пикировкалаганнан соң, берничә көн үсемлекләрне туры кояш нурларыннан саклагыз. 

Розмаринны бакчага кыраулар куркынычы беткәч кенә утырталар. Май уртасында утыртсагыз, өстен каплау мәҗбүри. 

Түтәлгә утыртырга ике атна кала, үсемлекләрне чыныктыра башларга кирәк. Беренче көннәрне берничә сәгатькә форточканы ачу да җитә. Аннары инде көндезгә балконга яки верандага чыгарып торалар. 

Розмаринны бакчадагы  кояшлы, ләкин җилсез урынга утырталар. Суны артык күп итмичә, чамалап кына сибәргә кирәк. Дым кирәгеннән артык булса, яфракларын коя. 

Көз көне үсемлекне аерым чүлмәкләргә утыртып, өйгә алып керәләр. Безнең шартларда кыш көне аның өшү ихтималы бар. 

Розмаринны орлыктан гына түгел, тармактан да үрчетеп була. Хәтта кибеттән алып кайткан розмаринны да үстерергә мөмкин. Моның өчен бер тармагын сулы савытка куеп, башта тамырландыралар. Тамыр җибәргәнче аны туры кояштан сакларга кирәк. Аннары шушы тармакны көпшәк туфракка күчереп утыртасы гына кала. 
Үсемлекне куакландыру өчен, очын өзеп, формалаштыралар. Болай эшләсәң, янтармаклар үстерә ул.  
фото: https://pixabay.com/ru

Теги: яшелчә Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар