Логотип
Бакча

Розалар үрчетүнең иң шәп ысулы

Әгәр дә сез розалар яратсагыз һәм аларны үрчетергә теләсәгез, хәзер менә нәкъ вакыты. Әлбәттә, моны җәйдән дә эшләргә була иде. Әмма бу гөлләрне көздән үрчетүе әйбәтрәк. 

Әгәр дә сез розалар яратсагыз һәм аларны үрчетергә теләсәгез, хәзер менә нәкъ вакыты. Әлбәттә, моны җәйдән дә эшләргә була иде. Әмма бу гөлләрне көздән үрчетүе әйбәтрәк. 

Сүз ботакны тамырландырып үрчетү турында бара. 
Розалар өчен иң катлаулы чор –  утыртканнан соңгы беренче кышны чыгу. 
Гадәттә, күп кеше розалар чәчәк атып бетергәннән соң, яшь тармакларны тамырландыру өчен утырта. Күп очракта бу июль-августка туры килә. Әйе, бу вакытта кисеп алган ботаклар тамырланырга өлгерүен өлгерә, әмма бу тамырлар бик зәгыйфь һәм ботакларның кайрысы өлгермәгән була әле. Аларның кыш көне өшү мөмкинлеге бик зур.

Көздән киселгән ботаклар кышка тамырланмый керә. Ләкин көннәр җылынуга, алар шундук тамыр җибәрә һәм үсә башлый. Мондый ботаклар кыш көне өшеми. Кинәнеп үсәр өчен аның алда әле тулы бер җәе була. 

Көз көне инде розалар дачәчәк атып бетергән, яшь сабаклар да тәмам өлгереп җиткән була. Күпме телисез – шуның кадәр тармак кисеп ала аласыз. 

Кисеп алган тармакларны чүлмәктәге дымлы туфракка батырып, чүлмәге-ние белән бакчадагы җиргә күмәргә кирәк. Ә чүлмәкнең өсте төбе киселгән биш литрлы пластик шешәләр белән каплана.

Көннәр тәмам суыткач, пластик шешә өстеннән тагын берәр нәрсә белән каплап, розаларны җылытырга кирәк. 

Язын, көннәр җылыткач, чүлмәкләрне казып алып, кояшлы урынга куялар. Суыграк булып торса, пленка белән капларга мөмкин. Теплицага да куярга була. Бер-ике атнадан чүлмәктәге тармакларның яшел бөреләре уяна башлый. 

Июль аенда көрәеп үсеп киткән яшь куакларны бакчага күчереп утырталар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар