Логотип
Бакча

Помидор төбенә нәрсә салырга?

Күпләр инде помидорларын йә теплицага, йә өстен каплап бакчага утыртадыр. Уңыш мул булсын өчен, помидорларны утыртканда төбенә ниләр салырга була? Бүген сүзебез шул хакта. 

Күпләр инде помидорларын йә теплицага, йә өстен каплап бакчага утыртадыр. Уңыш мул булсын өчен, помидорларны утыртканда төбенә ниләр салырга була? Бүген сүзебез шул хакта. 

Минераль ашламалар. Сатуда алар күп, сез томат өчен дигәнен сайласагыз, оттырмассыз. Аның урынына һәр төпкә 1 аш кашыгы суперфосфат дигәнне дә куллана аласыз. Утыртасы чокырга ашламаны салып, яхшылап туфрак белән катнаштырырга, су сибәргә, аннан соң гына үсентене утыртырга кирәк. Минераль ашламалардан үсемлекләр яхшы үсә.  Хәзерге гибрид сортлар нәкъ менә минераль ашламалар булганда гына яхшы уңыш бирә дә инде. Ләкин бу төр ашламаларның туфракта яшәүче микроорганизмнарга зыяны да бар, ул туфракны «үтерә».  

Фитоспорин. Әлеге препарат помидорларның черүенә китерүче гөмбәләрне юк итә. Помидорларны утыртырга бер атна кала, 5 г фитоспорин порошогын 10 литр суда сыеклап, үсентеләр өчен ясалган чокырларга сибеп чыгыгыз. Утыртасы көнне туфракны йомшартып җибәрегез. Фитоспоринның паста кебеге дә була. Аны инструкциясендә күрсәтелгәнчә сыеклап кулланырга кирәк. Бер ясап куйсагыз, шул бер сезонга җитә, бозылмый. Аны утыртканнан соң, профилактика өчен дә куллана аласыз. Кешегә дә, туфракта яшәүче микроорганизмнарга да зыянсыз. 

Йомырка кабыгы. Помидор төбенә салыр алдыннан аны башта яхшылап киптереп, төяргә кирәк. Һәр чокырга 2 аш кашыгы салалар. Йомырка кабыгы – кальций чыганагы. Күпләр аны медведка дигән бөҗәктән саклану өчен куллана. 

Кычыткан. Помидор утыртыр вакытта бакчада кычыткан инде тишелеп чыккан була. Һәр чокырга берәр тотам вакланган кычыткан салып калдырсагыз, үсемлекләр өчен азот булып хезмәт итәчәк ул. Помидорны утыртканчы, кычытканны туфрак белән күмдереп калдырырга кирәк. 

Органик ашлама. Дөресен әйткәндә, кычыткан да шул органикага керә. Ләкин бу юлы сүз компост, черемә һәм биогумус турында. Помидор артык күп органика керткәнне яратмый. Дөресрәге, ярата, котырып үсә, яфраклары да зур була, тик җимешләре генә аз булачак. Шуңа күрә органика белән бик  мавыкмаска кирәк. Узган ел туфракка черемә керткән булсагыз, быел аны кулланмаска да мөмкин. 

Бер мөһим киңәш: үсемлекләрне күчереп утырткач та аларны ун көн буена берни дә белән дә ашламый торсаң, тамырлары үзләре азык эзләп, тизрәк ныгый.

Туфракта яшәүче файдалы организмнарны үрчетү өчен, түтәлләрегезнең өстен мүлчәләгез. Салам, кипкән печән, газон үләне, берничә еллык пычкы чүбе – мүлчә өчен менә дигән. Мүлчә куллансагыз, туфак кипми, артык тыгызланмый, үсемлекләрнең тамырлары өчен уңай микроклимат туа.

Фото: https://pixabay.com/ru

Теги: яшелчә Бакча Бакчачылык яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар