Логотип
Бакча

Помидор үстерүнең биш кагыйдәсе

Помидордан мул уңыш алу өчен, берничә төп кагыйдәне үтәргә кирәк. Шуларны үтәсәгез, уңышны кая куеп бетерергә беләмәссез. Бу язмада шуларга тукталып үтмәкче булабыз.

Бакчасында помидор утыртмый калган һәвәскәр яшелчәчеләр юктыр инде бүген. Сортларның да нинде генә юк. Ашламалар да, төрле ярдәмче препаратлар да күп. Бу язмабызда помидор үстерүгә кагылышлы берничә төп кагыйдәгә тукталып үтәргә телибез. 

Беренче кагыйдә. Ашлауның артыгы булмас, дигән гыйбарә помидорлар өчен түгел! Әгәр дә туфракта азот күп булса, алар котырып үсәчәк, яфраклары уч төбе кадәр зурлыкка җитәчәк, ләкин сезне уңыш белән куандырмаячаклар. Азот ул – тирес, черемә, компост, тирес әчеткече, тавык тизәге әчеткесе. Утыркан вакытта ук помидор төбенә черемә салып калдырган булсагыз, бу төр ашламалар белән мавыкмаска киңәш итәбез. Туфрак ярлы булса, үсемлекләрне утыртып, бер-ике атна узгач, беренче тапкыр ашларга мөмкин. Моның өчен әчеткән тирес яисә  тавык тизәге сыекчасы алына. 1 чиләк тирескә 1 чиләк су салып, кимендә 7 көн әчетеп әзерләнә ул. Әзер булгач, 10 литр суга 1 литр шушы ашлама салына. Һәр төпкә аны 2 литр күләмендә сибәргә кирәк. 
Тавык тизәге әчеткесе дә 1 гә 1 нисбәтендә ясала, ләкин кулланганда 10 литр суга 0,5 литр әчетке салына. 1 төпкә 2 литр күләмендә сибелә. 
Болар булмаса, 10 литр суга 1 аш кашыгы аммиак селитрасы эретеп сибәргә мөмкин. Азот җитмәвен үсемлек үзе әйтә: яфракларының төсе сыеклана, саргая, яңа чыккан яфраклар вагая. 

Икенче кагыйдә. Помидорга күп су кирәкми! Утыртканда һәр төпкә 2 литр күләмендә су сибелә, аннары коры туфрак белән күмелә. Әлеге дым аларга 7–10 көнгә җитә. Быелгы кебек, көннәр бик кызу торса, билгеле, суны ешрак сипмичә булмый. Дымны саклау өчен помидорлар төбенә вак печән яки салам түшәп кую әйбәт. Болай иткәндә туфрак да бик тыгызланмый, чүп үләннәре дә артык котырмый. Суны да сирәгрәк сибәсе була. Чәчәк ата башлагач, су сибүне атнага ике тапкыр башкарабыз. Сипкән вакытта өстән үк бөркемичә, үсемлекнең төбенә генә коябыз. Ә менә җимешләр өлгергәндә суны, киресенчә, киметәбез.  

Өченче кагыйдә. Үсемлекне гел бутап торабыз! Помидор һәр яфрагы төбеннән берәр сабак үстерә башлый. Бу сабаклар үсемлекнең күп көчен ала, уңыш бирүен тоткарлый. Мондый артык ботакларны гел өзеп торырга кирәк.  Пасынковать итү шул була. Бу эш кояшлы коры көнне һәм иртәнге якта башкарыла. Кичкә кадәр сабактагы яра җөйләнеп өлгерергә тиеш.

Бөтен сортларны да  бутарга кирәкми, хәзер артык ботак үстерми торган сортлар да бар. Помидорларны гадәттә 1 яки 2 һәм 3 сабаклы итеп формалаштыралар. Теплицаларда урын тар булса, 1 сабаклы итеп формалаштыру әйбәтрәк санала. Аралары иркен булса, 2 сабак та калдыра аласыз. Ике сабактан уңыш мулрак була. Артык тармакларны җәй дәвамында өзеп торырга кирәк. Ә август башында  һәрберсенең очларын өзеп чыгып, үсүне туктатабыз. 

Тагын бер мөһим әйбер: помидорның җиргә тиеп торган аскы яфракларын өзәбез. 

Дүртенче кагыйдә. Томатлар фосфорлы һәм калийлы ашламаларны ярата. Чәчәк ата башлаган вакытта помидорларны суперфосфат белән ашларга кирәк. 10 литр суга 1 аш кашыгы суперфосфат алына. Суперфосфат салкын суда начар эри, аны башта кайнар су белән эретергә кирәк. Фосфор җитешмәгәнен үсемлек үзе дә әйтә: яфракларның аскы ягы шәмәхә төскә керә, алар сабакка таба елыша. Җимешләр тулыша башлаганда помидорларны калийлы ашлама белән тукландырабыз. Гадәттә калий селтрасы, калий гуматы кулланыла. Калий урынына бор кислотасын да кулланырга була. 10 литр суга 10 г бор кислотасы алына. Аны да башта кайнар суда эретергә кирәк. Калий җитешмәсә, помидорның яфраклары уртага таба бөтерелә. 
Помидорлар начар үссә, чирләп утырса, иммунитетларын күтәрер өчен, аларга янтарь кислотасы бөркергә була. 10 литр суга 1 г кислота алына. Ләкин аны  еш кулланмаска кирәк, ул туфракның әчелеген арттыра. 

Бишенче кагыйдә. Авырулар, бигрәк тә фитофтора белән үсемлекләрне утыртуга ук көрәшә башларга кирәк. Профилактика максатыннан йод эремәсе белән эшкәртү яхшы. 10 литр суга 10 мл йод алына. Кемдер фурациллин һәм трихопол эретеп сибә.  Фурациллин 1 литр суга 1 төймә салына, трихопол даруы 1 литрга 2 төймә алына. Болар белән помидор куакларын сезонга өч тапкыр эшкәртәләр: утыртып, тамыр бикләгәч, чәчәк атканда, җимешләре ярала башлагач. Профилактика максатыннан эремчек суын, «Фитоспорин», «Байкал» препаратларын, триходерма гөмбәсен кулланырга була. Триходерма гөмбәсен үрчетү турында «Сөембикә» журналының апрель санында язган идек. 

 

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар