Логотип
Бакча

Пион шау чәчәк атсын өчен

Пионнар – татарча чалмабашлар, үсәргә баш калкыта. Җир астыннан кызгылт бөреләр күренә башлады инде. Чәчәкләре эре һәм күп булсын өчен, хәзер аларны вакытында ашлап һәм тәрбияләп калырга кирәк. Нәрсәләр сибәбез? 

Үсеп китү өчен һәр үсемлеккә дә старт кирәк. Ә моны азот бирә. Шушы бер-ике көндә пионнарга аммиак селитрасы сибәргә кирәк. 10 литр суга 15 грамм күләмендә (1 аш кашыгы) алына. 

Чәчәк бөреләре тулышып, пионнар чәчәк атарга керешкәч, тагын бер кат ашлыйбыз. Монысы чәчәк ату фазасын озайту өчен кирәк. 10 литр суга 7-8 г (2 чәй кашыгы)  аммиак селитрасы, 5-6 г (1 чәй кашыгы)  калий тозы һәм 10 г (2 чәй кашыгы) суперфосфат  сибәбез. 

Чәчәкләрен койганнан соң, киләсе язга тагын да көчәеп чыксыннар өчен, кабаттан 5 г калий тозы һәм 10-12 г суперфосфат белән ашлыйбыз.

Менә шушылай тәрбияләгәндә пионнарның чәчәге күп була, төсләре җете, үзләре эре һәм озак коелмый торалар. 

Фотода хезмәттәшебез Фирдәвес Исмәгыйлева чәчәкләре. 

Теги: чәчәк Гөлбакча чәчәкләр үстерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар