Логотип
Бакча

Петунияләр яхшы үссен өчен

Петуния үсентеләре начар үсеп, күтәрелә алмый утырсалар, менә бу ашламаны кулланып карагыз әле. Киңәшебезне тотсагыз, аларның сабаклары нык, тамырлары көчле булыр.

Петуния үсентеләре начар үсеп, күтәрелә алмый утырсалар, менә бу ашламаны кулланып карагыз әле. Киңәшебезне тотсагыз, аларның сабаклары нык, тамырлары көчле булыр.

1 литр җылы суда 1 аш кашыгы кальций селитрасы салып эретегез. Бу әле куе, кулланырга яраксыз.

Буш шприцка шуны 10 куб суыртып, ярты литр суга кушыгыз. Менә хәзер аны кулланырга була. Әлеге ашламаны үсемлекләрнең төбенә сибеп чыгыгыз. Беренче нәтиҗә 2-3 көннән үк үзен сиздерәчәк.

 

Кальцийга бер петунияләр генә түгел, башка үсемлекләр дә мохтаҗ.

Башка төрле ашламалар кулланмасагыз, яшелчә үсентеләрен кальций селитрасы белән һәр ун көн саен тукландыра аласыз. Җимеш агачларын исә апрель-майда кальций селитрасын туфракка күмдереп ашлыйлар. Җиләкләрне исә чәчәк атканчыга кадәр ике тапкыр тукландыру да җитә. Кальций селитрасы кеше өчен зыянсыз, бөҗәкләргә начар тәэсире юк, яшелчәләрдә тупланмый.

Кальций селитрасының файдасы:

– ул яхшы азот чыганагы да;

– үсемлекләрнең дөрес үсеше өчен мөһим;

– аларның иммунитетын арттыра;

– җимеш, яшелчәләрнең тәмен яхшырта, саклану срогын арттыра;

– туфракның селтелелеген арттырмый, ә менә әчелеген киметә;

– туфракның уңдырышлылыгын арттыра.

Кальций җитмәсә:

– яфрак очлары көя, яңа яфраклар яралмый, яралганнары үлә;

– яфраклар бөтерелеп килә;

– үсемлек чәчәкләрен вакытсыз коя;

– чәчәкләр аз ярала, вак була, төсләре тоныклана;

– җимешләрдә черек авыруы барлыкка килә.

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: яшелчә Бакча чәчәкләр үстерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар