Логотип
Бакча

Петунияләр өчен тылсымлы препарат

Петунияләр көзгә кадәр чәчәк атарга сәләтле булсалар да, җәй урталарыннан алар «пеләшләнә» башлый, ботаклары озынаеп, чәчәкләре сирәкләнә. Аларны чын мәгънәсендә чәчәккә күмүнең бер сере бар. Бәясе 20 генә сум булган бу тылсымлы препаратны барыгыз да белә. 

Петунияләр көзгә кадәр чәчәк атарга сәләтле булсалар да, җәй урталарыннан алар «пеләшләнә» башлый, ботаклары озынаеп, чәчәкләре сирәкләнә. Аларны чын мәгънәсендә чәчәккә күмүнең бер сере бар. Бәясе 20 генә сум булган бу тылсымлы препаратны барыгыз да белә. 

20 сумлык ул тылсымлы препарат – бор кислотасы. Бор үсемлекләрнең чәчәк бөреләре барлыкка килүне стимуллаштыра. 
Үсемлеккә бор җитмәгәнен ачыклавы кыен. Бор кытлыгы аркасында аның чәчәк атуы, җимеш бирүе тоткарлана. Петунияләргә дә кагыла ул. Беренче билгеләр инде июнь урталарында ук күренә башлый. Петунияләрнең чәчәк бөреләре азрак ярала, ботаклар шәрәләнә. 

Бу проблеманы чишүе бик тиз. Моның өчен үсемлекне әледән-әле бор кислотасы белән ашлап тору да җитә. Борның суда эретелгән сыекчасын яфракларга да сиптерәләр, туфракны да ашлыйлар. 

Бор сыекчасын ничек дөрес әзерләргә? 
Бор кислотасы 10 граммлы пакетларда сатыла. Каптагы язуга игътибар итегез, борның концентрациясе 98 процент булсын. Сатуда 10–17 процентлылары да була. 

Бор кислотасы салкын суда эреми. Иң элек аны ярты литр кайнар суда эретергә кирәк. Үсемлекләргә сипкәндә 10 литр суга әлеге сыеклыкның 100 миллилитрын гына кушып кулланасы. Ә артып калганын җәй буена файдаланырга була.  
10 литр ашлама чәчәкләргә генә сибү өчен күп дисәгез, помидор, кыяр, борыч, җиләккә дә сибә аласыз. Бор алар өчен дә бик кирәкле микроэлемент. 

Тагын бер сер
Петунияләрнең чәчәк бөреләре азаеп, яфракларының төсе китсә, бу – хлороз. 
Мондый халәт күбесенчә кашпода, вазонда үскән петунияләрдә күзәтелә. Үсемлекләргә сибелә торган суда кальций тозлары күп, бу исә савытлардагы туфракны селтеләндерә. Андый туфрактан тамырлар файдалы микроэлементларны үзләштерә алмый.

Нишләргә? Бу очракта да арзанлы гына бер ысул ярдәмгә килә. Ул – лимон согы. 1 литр суга 10 тамчы лимон согы тамызып, чүлмәктәге 1 литр туфракка 50 мл күләмендә сибелә. Кашпо 10 литрлы булса, 500 мл сыеклык кирәк. 

Теги: Гөлбакча чәчәкләр үстерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар