Петуния урынына...

Ел да шул бер петуния үстерү туйдырса, аның урынына башка гөл үстерәсегез килсә, бу язма сезнең өчен. Петуния кебек, җәй буена чәчәк атсын ул, нәзберек тә булмасын дисез икән, бер вариант тәкъдим итәбез.
Аның чәчәкләре генә түгел, яфраклары да матур;
ул эссегә чыдам;
корылыкны җиңел кичерә;
кояш күзендә дә яхшы үсә;
чәчәккә күмелгән шарны хәтерләтә.
Бу гөл катарантус дип атала.
Катарантус та, петуния кебек, орлыктан үстерелә. Аннан аермалы буларак, катарантусyың орлыклары эрерәк, чәчү өчен җайлырак.
Рассадага февраль-март айларында чәчәләр. Иртәрәк чәчсәгез, чәчәкләрен дә иртәрәк күрәчәксез. Ләкин кыш көне чәчкәне ясалма яктыртырга туры киләчәк. Андый мөмкинлек булмаса, бу эшне мартка калдырыгыз.
Катарантусны үстерүе кыен түгел – вакытында суын сибеп, вакытында ашлап торсаң, ботак очларын чеметеп өзеп алгаласаң – ул өзлексез чәчәк атып, сезне җәй буена куандырачак.
Орлыкларны көпшәк туфракка, 0,5 см тирәнлегендәге буразналарга чәчәләр. Тишелеп чыкканчы, савытны 27 градуслы җылы урында тоталар. Үсентеләр бераз исәйгәч, 300-400 миллилитрлы аерым савытларга күчереп утырталар. Катарантус күчереп утыртуны бик яратмый, шуңа күрә тамырларын зәгыйфьләмәскә тырышырга кирәк. Җылыны ярата.
Даими урынга аны кыраулар беткәч кенә утырталар. Катарантус комлы, ташлы, иң ярлы туфракларда да яхшы үсә. Аны көндез кояш пешерә торган урынга да утырта аласыз.
Әлбәттә, бер генә гөл дә икенчесен кабатлый алмый. Петуния үзенчә матур, катарантус – үзенчә. Шуңа күрә катарантус петунияне тулысынча алыштыра дип әйтү хата булыр иде.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
30 сентябрь 2023 - 16:51Без именичын татар комментарие: хәтәр булган икән"🤣🤣🤣Ирләрнең дә җаны бар
-
29 сентябрь 2023 - 20:08Без имениСезнен язмаларны укып сокланам.«Дөнья буйлап инәй тавышын эзләп йөрим...»
-
29 сентябрь 2023 - 14:53Без имениБөтенләй бармагыз, кадерегезне белмәгәч. Вакыт күрсәтер, алла тигезли ул. Ирегез әйбәт, шунысына сөенегез. Әнисеннән күрмәгән җылыны бирегез аңа.Ялган ана
-
28 сентябрь 2023 - 19:23Без имениАлла бирманк бездэ Хэзер урысларда эйтэКазан кешеләре шундый икән...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.