Логотип
Бакча

Орлык суганны ничек сайларга?

Кибетләрдә утырту өчен орлык суганнары күренә башлады. Кемдер аны хәзердән үк алып куярга ашыга, кемдер исә майга кадәр суза. Бәлки, безнең бу киңәшләребез кайбер бакчачыларга ярап куяр. 

Кибетләрдә утырту өчен орлык суганнары күренә башлады. Кемдер аны хәзердән үк алып куярга ашыга, кемдер исә майга кадәр суза. Бәлки, безнең бу киңәшләребез кайбер бакчачыларга ярап куяр. 
Иртәрәк алуның яхшы ягы шунда – сайлау мөмкинлеге бар, бәяләр дә арзанрак. Әгәр дә суганны саклар өчен җылы урыныгыз булса, хәзердән үк алып куя аласыз. 
Апрель азагына таба, гадәттә, утырту суганына бәяләр үсүчән. Саклар урыныгыз булмаса, яз көне алмыйча хәлегез юк. 
Суган алганда размерына карагыз. Ул берничә төрле, ягъни берничә фракциядә була. 
8–14 мм зурлыгындагы суган – иң вак фракциялесе. Мондый суган беркайчан да орлык сабагы үстерми. Шул ук вакытта бик вак суганнан эре баш та ярала алмый. Туклыклы матдәләрне аз туплаганлыктан, вак суган үсештә шактый калыша. Ә менә көздән утырту өчен бу – бер дигән вариант. Яз көне мондый вак суганны алмаска кирәк, хезмәтегез генә әрәм китәчәк. 
14–21 мм зурлыгындагы суган яз көне утырту өчен иң оптималь вариант. Андагы туклыклы матдәләр орлык сабагы үстерү өчен җитәрлек түгел, шуңа күрә ул өмәкләнми. Суганы эре булып үсә. 
21–24 мм суган – эре суган санала. Иртәрәк утыртсаң, орлык сабагы җибәрергә мөмкин. Бу хәл булмасын өчен, эре суганны бераз соңрак утырталар. Кайбер бакчачылар суганның төбен аркылы-торкылы ярып утырта. Шулай итсәң, орлык сабагы үстерми, имеш. 
24–30 мм зурлыгындагы суган кыяк өчен үстерергә яхшы. Гадәттә, аны көздән утыртып калдырып, кыягын иртә язда ук өзә башлыйлар. Яз көне дә утыртырга була. Орлык сабагын вакытында өзеп алсагыз, башка да начар үсми. 
30 миллиметрдан арткан суганны фәкать кыяк өчен генә утырталар. 

Яхшы суганны ничек сайларга?
Әлбәттә инде, ул кипкән, бөрешкән, чери башлаган булырга тиеш түгел. Яшел кыяк чыгара башлаган суганнарны да алмагыз. Гәрчә үземнең февральдә үк алган суганым мартта кыяк чыгара башлагач, очларын кайчы белән кисеп, караңгы урынга куеп саклаган идем. Ул елны суган уңышым бик шәп булды. Голландиядән кайтартылган сорт иде ул, алар бик яхшы үсә, бәлки, шуңа күрә генә сынатмагандыр. Үсә башлаган суганны суыткычның аскы тартмасында да сакларга мөмкин. 
Иртәрәк алырга булсагыз, суганны иснәп карагыз. Карап торышка череге күренмәсә дә, борын ул исне бик тиз аера. Күгәрек исе дә булырга тиеш түгел. Күгәрек гөмбәсе бер ай дигәндә утырту суганыгызны юк итәчәк. 
Кибеттән яки базардан алып кайту белән суганыгызны җылылык торбасы янына таратып, яхшылап киптерегез. Кипкән суганны чүпрәк капчыкка салып, салкынчарак караңгы урында саклагыз. Идеаль температура – 10–15 градус җылылык. Бик коры урында суган кибә, анысын да онытмагыз. Минем бер елны үзем орлыктан үстергән суганым тәмам кибеп, кабыкка гына калган иде. 
Суган утыртканда аның сортына карау да мөһим.
Безнең базарларда күбрәк Стурон сортын очратырга була. Ул 150 граммга кадәр үсә ала. Чагыштырмача тиз өлгерә. Утыртып, 110 көн узгач, уңышны җыярга мөмкин. Салкынга чыдам. Сигез айга кадәр бик яхшы саклана. Формасы бераз озынчарак, тәмгә ачы. 
Штутгартер Ризен дигән сорт та бик популяр. Тиз өлгерә, эре булып үсә. Сакланышы да бик әйбәт. Суганнары йомры, төбе бераз батынкырак. 
Чагыштырмача яңа сортлардан Центурион дигән сортны атарга була. Башы озынча, авырлыгы 200 граммга кадәр җитәргә мөмкин. Тәме ачы.
Геркулес дигән сортның да тәме ачы. Төньяк регионнарда үстерү өчен яхшы. Озак саклана. 
Үзебездә чыгарылган Даниловский сорты да начар түгел. Аны инде ярты гасырдан  артык үстерәләр. Тәмгә дә тәмле, бик ачы түгел. Артык эре булып үсмәсә дә, язга кадәр бик яхшы саклана. 
Стригуновский сорты – иң борынгы сортларның берсе. Тиз өлгерә. Формасы түгәрәк, өске һәм аскы ягы аз гына чыгынкы булып  тора. Мондый суганны чистартуы бик уңай. Ачы тәмле, сусыл суган.  

Теги: яшелчә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар