Логотип
Бакча

Нәрсәне кайчан чәчәсен табигать үзе әйтә

Табигать бездән күпкә акыллырак. Анда һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Элеккеге халык та кайчан нәрсә эшлисен табигатьтән өйрәнгән. Бу белемнәрнең бүген дә кирәге чыгып куюы бар. 

Табигать бездән күпкә акыллырак. Анда һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Элеккеге халык та кайчан нәрсә эшлисен табигатьтән өйрәнгән. Бу белемнәрнең бүген дә кирәге чыгып куюы бар. 

Яз килүен элек үги ана чәчәк аткан көннән алып санаганнар. Шул көннән соң төрле үсемлекләрне чәчү вакытын исәпләгәннәр. 

11 нче көнне агачларны агартканнар, җирне йомшартканнар, бакчаны тырмалаганнар, җимеш агачлары утыртканнар. 

14 нче көнне яшелчә бакчасын казый башлап, түтәлләр ясаганнар. 

23 нче көнне иртәрәк утыртыла торган яшелчәләрне – суган,  редис, борчак,  петрушка, шалкан, ачы торма, кишер, чөгендер чәчкәннәр.

30 нче көннән бәрәңге утыртканнар. Ләкин үги ана 7 апрельдән дә иртәрәк чәчәк аткан елны бәрәңге утыртуны шомырт чәчәк аткан вакытка калдырырга кирәк.
Бәрәңгене шомырт чәчәк атканда утыртырга кирәк дигән ышаныч инде күптәннән яши. Каен яфрагы бакыр акча кадәр булгач утырталар аны, ләкин шомырт чәчәк аткан вакыттан да соңга калмаска кирәк. 

Чикләвек куагы чәчәк атканнан соң туфракка орлыклар чәчәргә була. 

Кырда ала миләүшә күренүгә кишер чәчәргә мөмкин. 

Нәркисләр чәчәк атканда маргаритка, люпин, резеда, берьелык флокс, хуш исле тәмәке чәчәләр. 

Имән яфрак ярганнан соң кыраулар булмый. Бу вакыттан җылы ярата торган үсемлекләр – фасоль, ташкабак, кабак, кыяр чәчә аласыз. 

Миләш чәчәк аткач, кыяр чәчәләр, помидор, борычны туфракка утырталар. 

Суган орлыгын бака кычкырганчы чәчәргә кирәк. 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар