Логотип
Бакча

Мартта бакчада нәрсә эшлисе? (кулланма)

Яз соң килсә, җәйнең беренче айлары җылырак була, бу үсемлекләр өчен дә әйбәт. Шунлыктан халык бик белеп әйтә: "Соңлап килгән яз алдамый!" Март башында бакчачылар нәрсә эшләргә тиеш? Бүген шул эшләрне барлап куйыйк.

Яз соң килсә, җәйнең беренче айлары җылырак була, бу үсемлекләр өчен дә әйбәт. Шунлыктан халык бик белеп әйтә: "Соңлап килгән яз алдамый!" Март башында бакчачылар нәрсә эшләргә тиеш? Бүген шул эшләрне барлап куйыйк.

Су җыябыз

Март аенда кар эри башлый. Бакча кишәрлегендә кар суын мөмкин кадәр күбрәк җыеп калырга тырышыгыз. Кул астында җитәрлек кадәр су булсын өчен, бөтен савытларны кар белән тутырыгыз. Кирәкмәгән су җыелу ихтималы булган үзәнлекләрдә канаулар ачыгыз.

 

Кош оялары

Кар эреп беткәнче, бакчада сыерчыклар һәм сиртмәкойрыклар өчен оялар урнаштырыгыз. Аларны колга яки агачка бәйләп куярга кирәк. Ояларны берникадәр алга авыштыру мәслихәт. Аның тишеге көньяк яки көньяк-көнчыгышка карап торырга тиеш. Ояларны песиләрдән тимерчыбык бәйләме яки чәнечкеле куаклар ярдәмендә саклыйлар.

 

Җиләк-җимеш бакчасы

Ничек кышлаганнар?

Агачларны җентекләп тикшерегез. Өшегән яки зыян күргән урыннарын үткен бакча пычагы белән кырып чистартыгыз. Шуннан соң яраларны тимер яки бакыр купоросы эремәсе белән дезинфекцияләргә һәм бакча сумаласы сыларга кирәк. Ул урынны тупас тукыма яки полиэтилен пленка белән бәйләп куегыз.

Март ахырында яшь агачлар тирәсендәге карны таптап тигезләгез һәм кәүсәне урап бәйләгән тасманы сүтегез. Салкын көннәр озакка сузылган очракта моны апрельгә күчерергә дә мөмкин.

 

Агач кайрысы «янмасын» дисәң...

Мартта һава торышы нинди буласын чамалау мөмкин түгел. Көннең беренче яртысында температура еш кына +5 һәм аннан да югарыракка күтәрелә, ә төннлә белән, аеруча көн аяз булса, -20 градуска да төшә. Һава торышындагы мондый тирбәнешләр агачның кайрысын «яндыра».

Моннан саклану өчен мартның беренче көннәрендә, кар эри башлаганчы ук, кәүсәләрне агартырга кирәк. Моны җылы, кояшлы көнне эшләү зарур. Агачның ябалдашына, чәчәк бөреләрен саклап калу өчен, известь эремәсе (10 литр суга 1 килограмм известь исәбеннән) сиптерегез.

 

Корткычларны якын җибәрмәгез!

Кар эреп беткәч үк агач кәүсәләренә махсус тасма бәйләргә кирәк. Ул агачларны чәчәк коңгызы һәм туфракта кышлый торган башка корткычлардан саклый. Тасманы өске яктан тыгыз итеп, ә астан бушрак калдырып (коңгызлар керә алсын өчен) бау белән бәйлиләр. Тасманың эчке ягын хлорофос порошогы белән эшкәртергә кирәк, болай эшләгәндә корткычлар һичшиксез һәлак булачак.

 

Агачларны кисү

Алмагач һәм грушаларның куе булып үскән урыннарындагы аерым ботакларын кисәргә кирәк. Бу агачның эчке өлешен яктыртып җибәрә. Бер-берсенә орынып торган, авыру һәм зәгыйфь ботакларны кисәләр, өске өлешләрен кыскарталар. Шуннан соң яшь агачлар яхшырак тармакланачак, ә ябалдашлары оптималь формага киләчәк. Яшь ботакны яхшы үсеш алган бөре яныннан кисеп алалар. Өч һәм дүрт метрлы агачларны көчле үсеш алган ян ботакның өстеннән кисү хәерле. Әгәр ботакның диаметры 1,5 сантиметрдан артып китсә, киселгән урынны үткен пычак белән чистартыгыз һәм бакча сумаласы сылагыз. 

 

Җиләк куакларын кисү

Крыжовникның җиде һәм сигез еллык ботакларын кисеп алалар. Кура җиләгенең зәгыйфь ботакларын тамыры белән йолкып алырга, ә көчлеләренең очын 15-25 сантиметрга кыскартырга кирәк.

 

Чыбыкча ялгау

Моны март урталарына кадәр, агачлар кышкы йокыдан «уянганчы» эшләргә кирәк. Шуннан да соңга калсагыз, уңышка ирешүегез икеле.

 

Яшелчә культуралары

Чәчүлекне планлаштыру

Кишәрлектә түтәлләрне ничек итеп дөрес урнаштыру турында алдан ук уйлагыз. Моңарчы анда нинди яшелчә үсүен генә түгел, чәчүлекләрнең бер-берсенә туры килүен дә искә алыгыз.

 

Декоратив-дару үләннәре

Күп кенә дару үләннәре элек-электән бакчаларда декоратив үсемлекләр буларак та файдаланыла. Аларны төрле геометрик бизәкләр рәвешендә чәчәргә мөмкин. Мисал өчен, үлмәс гөлне һәм кызыл канәферне шахмат тәртибендә үстерергә була.

 

Катгый температура режимы

Җылы ярата торган үсемлекләрнең орлыкларын 25-30 градус температурада шыттырыгыз. Тишелеп чыгу белән температураны киметегез, бу аларның тамырлары көчле үсеш алуына ярдәм итә.

 

Үсемлекләр озынаеп китмәсен өчен температураны кисәк киметеп, 8-12 градуска калдыралар. Температура югары булганда, аеруча төнлә, үсемлекләр бик тиз сузаеп китә һәм зәгыйфьләнә. Тамыр системасы көчле үсеш алгач һәм берничә чын яфрак пәйда булгач, температураны янә күтәрергә мөмкин.

 

Орлыктагы туклыклы матдәләр беткәч, үсемлекләрдә яктылыкка зур ихтыяҗ барлыкка килә. Яктылык җитмәгәндә тамыр системасы зәгыйфь үсеш кичерә. Үсемлекләр бик куе урнашкан очракта да шундый хәл күзәтелә.

 

Помидор чәчү

Помидор өчен бүлмәдә иң якты урынны сайлыйлар. Чәчәр алдыннан орлыкларны бүлмә температурасындагы суда 12-15 сәгать тотарга, аннары 20 минут дәвамында 1 процентлы калий перманганаты эремәсендә (ярты стакан суга 1 грамм исәбеннән) эшкәртергә, соңыннан су белән юдырырга кирәк. Орлыкларны дымлы марляга салып, җылы урынга куегыз. Борын төртү белән, араларын 3-4 сантиметр калдырып, 8-10 сантиметр тирәнлегендәге тартмага, уңдырышлы туфракка чәчәләр. Шытымнар пәйда булгач, тартманы яктырак урынга  куярга кирәк.

 

Бәрәңгене үрдерү

Бәрәңгене март уртасында яки ахырларында баздан чыгарып, үрдерергә куялар. Моның өчен 60-100 грамм авырлыктагы яхшы сакланган бүлбеләр сайлап алына. Саклаган вакытта үрә башлаган бүлбеләрне кулланмавың хәерле. Бәрәңгене 12-14 градус температурада 30-40 көн дәвамында табигый яки ясалма яктылык астында үрдерергә кирәк.

 

Пленка япма сайлыйбыз

Рассада, пыяла астындагыга караганда, полиамид пленка астында тизрәк үсә. Төнлә салкынайту аркасында, полиэтилен пленка астында аның үсеше бераз тоткарлана. Парникларда һаваның дымлылыгын һәм температураны игътибар белән күзәтергә кирәк (даими җилләтеп торыгыз һәм температураның 18 градустан да югары күтәрелүенә юл куймагыз).

 

Пленка астындагы көньяк культуралары

Татлы борыч һәм баклажаннан пленка астында да яхшы уңыш алырга мөмкин. Татлы борычның «Жито Болгарский», «Калифорнийское чудо», «Новочеркасский», баклажанның «Симферопольский» һәм «Длинный фиолетовый» сортлары моның өчен бик тә кулай. Әлеге культураларны февраль-март айларында чәчәләр.

 

Парниктагы кыяр

Парник һәм теплицаларда, туфракны 3-4 ел алыштырмаган очракта да, кыярдан тотрыклы уңыш алырга мөмкин. Әмма ел саен тирес һәм минераль ашламалар кертергә онытмагыз. Туфракны алыштыру өчен аны алдагы елның җәендә әзерлиләр. Составы мондый: 60-70 процент торф, 15-20 процент тирес һәм 15-20 процент кәсле җир. Әзер туфракка шулай ук минераль ашламалар һәм известь өстиләр.

 

Орлыкларны чәчү

1. Вак орлыкларны чүлмәкләргә яки башка төрле савытларга бер-берсеннән берникадәр ара калдырып чәчәләр. Өстеннән юка гына катлам итеп туфрак сибәләр.

2. Чүлмәкне пленка белән урарга яки пластик пакет кидертергә, сак кына су сибәргә кирәк. Шуннан соң җылы һәм якты урынга куялар.

3. Шытымнар борын төртүгә үк пленканы салдыралар.

4. Икенче пар яфраклар чыгуга, үсентеләрне күчереп утырталар.

 

чыганак: http://intertat.ru/tt/

Теги: Август бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар