Логотип
Бакча

Кыяр ишелеп уңсын өчен

Безнең халыкның бер матур мәкале бар: «Асрама сигезне, асра симезне!» – ди ул. Бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләргә дә бик туры килә бу мәкаль. Күп итеп утыртып, тиешле тәрбия җитмәсә, уңышын барыбер әллә күп ала алмыйсың. Ә менә кимрәк утыртып та, тиешенчә тәрбияли алсаң, уңышын кая куярга белмәссең. Шушы мисалда, кыяр үстерүгә  кагылышлы берничә киңәш  сезгә.

Безнең халыкның бер матур мәкале бар: «Үстермә сигезне, үстер симезне!» – ди ул. Бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләргә дә бик туры килә бу мәкаль. Күп итеп утыртып, тиешле тәрбия җитмәсә, уңышын барыбер әллә күп ала алмыйсың. Ә менә кимрәк утыртып та, тиешенчә тәрбияли алсаң, уңышын кая куярга белмәссең. Шушы мисалда, кыяр үстерүгә  кагылышлы берничә киңәш  сезгә.


10 литр суга 30 тамчы йод, 20 г уылган кер сабыны һәм 1 литр сөт салып болгатырга һәм 3-4 чын яфрагы чыкканнан соң кыярларга һәр 10 көн саен сибеп торырга.

Кыярлар көзгә кадәр үссен дисәгез, бу ашламаны кулланып карагыз: кичтән бер чиләк суга бер бөтен икмәкне салып, җебетегез. Иртән ипине суында килеш изеп, 1 шешә йод өстәгез. 1 литр ашламаны 10 литр суга кушып, кыярларга сибегез. Калган ашламаны караңгы салкынча урында сакларга була. Аны кыярларга һәр ике атна саен сибеп торсаң, яфраклары көзгә кадәр саргаймый, гел чәчәк ата, кара көзгә кадәр уңыш җыячаксыз. 

Уңыш бирүен арттыру өчен, кыярларга менә бу состав та бик файдалы. 
10 литр суга 2 литр сары су (эремчек суы), 150 г шикәр комы салып, үсемлекләргә сибәргә кирәк. Эремчек суын шикәрсез генә дә кулланырга була. 5 литр чиста суга 1 литр эремчек суы алына. 

Кыярларны төрле чирләрдән саклар өчен суган кабыгы төнәтмәсе кулланырга мөмкин. 700 граммлы банкага сыешлы коры суган кабыгын 10 литр суда кайнатып чыгарып, 12-14 сәгать каплап торып төнәтергә. Суган кабыгын сыгып алганнан соң, әлеге төнәтмәнең 1 литрын 4 литр чиста су белән сыеклап,  кыярларның өстеннән дә, туфрагына да сибәргә кирәк. 

фото: https://www.pexels.com/ru

Теги: яшелчә Бакча бакчачы яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар