Логотип
Бакча

Кышка суган утыртабызмы?

Суганны көздән утыртып калдыручылар шактый. Кемгәдер бу ысул бик ошый, кемгәдер – юк. Көздән утырткан суган кайчагында яз көне орлык сабагы үстереп, чәчәк ата башлый. Мондый суган зур булып үсми, яхшы сакланмый.

Көздән утырткан суган яхшы булып үссен өчен, берничә бик гади генә сере бар. Бу язмада сезгә шул серне ачмакчы булабыз. 

Нинда суган утыртырга?

Кышка каршы утырткан суган эре булсын өчен иң мөһиме: утырту вакыты да, сорты да түгел, ә орлык суганның зурлыгы. Көздән эрерәк суган утыртсаң яхшырак дип уйлаучылар ялгыша. Диаметры 2 сантиметрдан зуррак булган орлык суганны көздән утыртсаң, язга ул,, һичшиксез, орлык сабагы җибәрәчәк. Эре суган үзенә туклыклы матдәләрне күп туплаган була һәм аның көче күп. Көче күп булгач, ул, әлбәттә инде, орлык калдырырга тырыша. 

Көздән утыртып калдыру өчен иң вак суганнарны сайлагыз. Русча алар овсюшок дип атала. Болар чәнчә бармак очыннан да ваграк суганнар. Аларны кышын өйдә саклап булмый, кибеп бетә. Ә менә җиргә утыртып калдырсаң, шулардан иң эре суганнар үсеп чыга. Туклыклы матдәләр туплый алмаганга, мондый суган орлык сабагы үстерә алмый. Идеаль размер – 0,8–1 см. Шуннан да зурракларын көздән утыртырга кирәкми. 

Сортларга килгәндә, көздән утыртып калдыру өчен бездәге барлык популяр сортлар да ярашлы. Штутгартер Ризен, Центурион, Стурон – барысы да кышка чыдам һәм яхшы уңыш бирә. Ә менә Ялтинская, Эксибишен кебек баллы сортлар, каплап калдырсаң да, кышын өшиячәк. 

Утыртыр алдыннан суганны ничек зарарсызландырырга?

Утыртыр алдыннан орлык суганны 30 минутка тозлы суда тотып, зарарсызландырсаң, ышанычлырак. Тоз төрле гөмбәләрне, суган чебене личинкаларын үтерә. 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз алына. Тозлы судан алгач, суганны бераз саркытырга кирәк, югыйсә юеш суганны туфракка төртеп чыгуы шактый кыен. 
Тагын бер мөһим момент: көздән утыртканда суганның муентыгын да, тамырын да кисмиләр. Киселгән урыннан инфекция кереп, дымлы һәм салкын туфракта суган черергә мөмкин. 

Кайчан утыртырга?

Күпләрдә сорау туар: кышка каршы суганны кайчан утыртырга? Безнең якларда моны октябрьнең 15 ләренә кадәр башкарып өлгерсәң яхшы. Тамыр җибәрер өчен, суганга якынча ике атна вакыт кирәк. Җир катканчы тамырланып өлгермәсә, туңган туфрак аны җир өстенә этеп чыгара һәм суган өши. Иртәрәк утырту да әйбәт түгел, суган яшел кыяк җибәреп үсә башлый да, көннәр суыткач, бу кыяклар шәлперәеп төшә. Һава температурасына карарга кирәк: көндезләрен 10–12 градус җылы торса, ә төннәрен җылылык 0 градуска кадәр төшсә, утыртырга вакыт. 

Ничек утыртырга?

Суган кояшлы һәм кар-яңгыр суы тонып утырмый торган урында үсәргә ярата. Түтәлне берәр атна алдан әзерләп куйсаң яхшы. Күп органика кертергә кирәкми, суган органиканы яратмый. Туфрак бик ярлы булса гына черемә кертергә мөмкин. 
Вак суганны туфракка артык тирән күмдермәскә кирәк. 2-3 см җитә. Тирән күмдерсәң, ул тишелеп чыга алмый. Гадәттә, рәт араларын 15 см, рәттәге суган араларын 7 см калдырып утырталар. Бу – яз көне утыртканнан бераз куерак. Барысы да тишелеп чыкса, яз көне суганны сирәкләргә кирәк булачак. 
Суганны буразналар сызып, шул буразналарга төртеп чыгу уңайлырак. Туфрак бик коры булса, буразна төбенә башта яхшылап су сибәләр. Су сеңгәч, суганнарны утыртырга була. Аннары буразнаны күмеп, туфрагын бераз тыгызлыйлар. 

Өшүдән ничек сакларга?

Көннәр суытып, көндезләрен һава температурасы 5 градус салкын була башлагач, түтәл өстен салам яки печән белән мүлчәләп куярга кирәк. Тиз генә кар яумаса, бу суганны өшүдән саклый. Ләкин яз көне мүлчәне тырмалап алырга онытмагыз.  
Менә шушы кагыйдәләрне үтәсәгез, көздән утырткан суганнарыгыз эре булып үсеп, сезне мул уңыш белән куандырачак. 

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар