Логотип
Бакча

Кышкы яран

Яран – көньяк Африка кунагы. Тәрәзә төпләрендә аның өч йөзләп төрен очратырга мөмкин. Ләкин аларның барысы да кыш көне башкача тәрбия сорый. Һәм ул тәрбия җәйге вакыттан нык аерыла. 

Яран – көньяк Африка кунагы. Тәрәзә төпләрендә аның өч йөзләп төрен очратырга мөмкин. Ләкин аларның барысы да кыш көне башкача тәрбия сорый. Һәм ул тәрбия җәйге вакыттан нык аерыла. 

Кыш көне яран гөлләренә: 
салкынча ләкин гөл өшерлек булмаган урын;
12 сәгатьлек якты көн;
су сибүне сирәгәйтү;
кыш буена 2-3 тапкыр гына ашлау;
ботакларын кисеп тору кирәк. 

Киләсе җәйдә тәрәзә төбен шау чәчәккә күмеп утырсын өчен, яран гөл ноябрьдән февральгә кадәр ял итәргә тиеш. Әйткәнебезчә, бу вакытта аны һава температурасы 16-18 градустан артмаган салкынча җирдә тоталар. Суны бик сирәк сибәләр. Шушы шартлар үтәлсә, яран үсүдән туктый, киләсе сезон өчен көч җыя. Кышкы йокыга талганчы, яранны кисеп өлгерсәң яхшырак. Куакны гадәттә яртылаш кисеп кыскарталар. Кискән тармакларны ташламагыз, аларны тамыр җибәрттереп, яз көне бакчага күчереп утырта аласыз. Яран ачык һавада тагын да яхшырак чәчәк ата. Ләкин яшь сабаклар гына тамыр җибәрә, агачланган карт тармаклардан рәт чыкмас. 

Туган җире Африка булган яран яктылыкка сизгер. Кыш көне безнең тәрәзә төпләрендә аңа яктылык җитми. Бу кытлыкны көн яктысы бирүче яки махсус фитолампалар белән тулыландырырга кирәк. Көн озынлыгы 12 сәгать кирәк аңа. 

Яран корылыкны яратмый. Кыш көне батареялардан күтәрелүче җылы һәм коры һава аның дошманы. Шуңа күрә яран гөл янында савыт белән су торса яхшы. Ләкин яфракларына су бөркегәнне яратмый. 

Яз көне яраннар матур булып үсеп китсен һәм купшы чәчәк атсын өчен:
аларны көздән яңа туфракка күчерәләр;
көзгә кергәндә куакны кыскартып кисәләр;
кышкы тынлык чорында су сибүне киметәләр;
көзге кыска көннәрдә өстәмә яктырталар. 
Менә шушы таләпләр үтәлсә, язын тәрәзә төбегез шау чәчәк булыр. 
 

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар