Логотип
Бакча

Кунаклар көтәсезме?

Кышын һәм язын бакчага керүче чакырылмаган кунаклар турында сөйләшергә телибез бүген. Сүзебез – агач-куакларны кимерүче җәнлекләр турында. Ел да алардан каза күрсәгез, бу язма – сезнең өчен!

Кышын һәм язын бакчага керүче чакырылмаган кунаклар турында сөйләшергә телибез бүген. Сүзебез – агач-куакларны кимерүче җәнлекләр турында. Ел да алардан каза күрсәгез, бу язма – сезнең өчен!

Бакчабызга инде ничә ел рәттән яңа үсентеләр – алмагачлар, чияләр утыртабыз. Җәй буена матур гына үсеп утыралар да, икенче язда һәлак булалар. Юк, кышкы суыклар зыян китерми аларга, төп казаны куяннар һәм тычканнар сала. Алар яшь агачларның кайрысын кимереп бетерәләр дә, язын, кәүсәләрендә су йөри алмагач, үсентеләр корый. Быел кабат бу хәл булмасын өчен, алдан ук чарасын күрми булмас. Ләкин кайсы ысул отышлырак булыр соң?

Иң җайлы һәм гади ысул – агачның кәүсәсе тирәли вак тишекле сетка тоту. Сетканың аскы итәген җиргә күмәргә кирәк, чөнки сетка астыннан тычканнар керергә мөмкин. 

Агачларның кәүсәләрен рубероид яки иске капчык белән төрү. Бу ысул кимерүчеләрдән генә түгел, кышкы салкыннардан да саклый. Агач кәүсәләрен көннәр суыткач кына төреп, яз башында ачарга кирәк. Югыйсә дымлылык зур булу аркасында агачның кайрысы черергә мөмкин. 

Иң борынгы ысулларның берсе – агач кәүсәсен нарат яки чыршы ботагы белән каплау. Кәүсә тирәли ылыслы ботакларны бау белән бәйләп куялар. Ылыслар аска таба карап торырга тиеш. 

Куяннар бик куркак җан ияләре. Алар ялтыравык әйберләрдән, тавыштан курка. Агач ботакларына ялтыравык тасма бәйләп, газировкадан бушаган калай банкалар элеп куярга була. Яраксызга чыккан дискларны да куллана аласыз. Алар кояш нурында ялтыр-йолтыр килеп, чакырылмаган кунакларны куркытачак. Җилдә кыштырдаган буш пакет тавышы да өркетәчәк аларны. 

Иң отышлы ысул – кәүсәләрне кызыл балчык һәм сыер тизәге измәсе белән сылау. Бу ысулны инде бик борынгыдан кулланалар, һәм ул чынлап та файдалы. Кызыл балчыкны да, сыер тизәген дә тигез күләмдә алырга кирәк. Җылы су салып изгәч, ул куе каймак шикелле булырга тиеш. Измә белән агачның кәүсәсен генә түгел, скелет ботакларны да сылыйлар. Тагын да ышанычлырак булсын өчен, измәгә каен дегете өсти аласыз. Аның исе бигрәк зәһәр.

Агач кәүсәләрен известь белән агарту да кимерүчеләрдән саклый. Хәзер кибетләрдә агачларны агарту өчен махсус кушылмалары булган акбурлар сатыла. Көздән агартып калдыру кәүсәне яз көне ярылудан да, корткыч бөҗәкләрдән дә саклый. 

Тагын бер нәтиҗәле ысул дип, ул татавыш чыгару җайланмаларын да атыйлар. Әмма шәхсән үзебез әлеге ысулның нәтиҗәсен күрмәдек. Тычканнар бар дип тә белмәде аны. 

Бәлки, сезнең үзегездә без белмәгән берәр файдалы чара бардыр? Киңәшләрегезне языгызчы?


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар