Логотип
Бакча

Кишер белән чөгендерне ничек сакларга?

Сез әле кишер белән чөгендерне казып алдыгызмы? Кишерне октябрь башына кадәр түтәлендә калдыра аласыз, ул кыраудан курыкмый, ә менә чөгендерне инде алырга кирәк. Кырауга эләккән чөгендерләр кышын бик начар саклана.

Сез әле кишер белән чөгендерне казып алдыгызмы? Кишерне октябрь башына кадәр түтәлендә калдыра аласыз, ул кыраудан курыкмый, ә менә чөгендерне инде алырга кирәк. Кырауга эләккән чөгендерләр кышын бик начар саклана. Дөрес, үсеп туйган булса, кишерне дә озак тотып булмый, ярыла башлый.

Үстереп, уңышны җыеп алу бер хәл, аны бит әле сакларга да кирәк.  Әлбәттә, тамыразыкларны коры көнне казып алалар. Туфрак җиңелчә генә дымлы булырга тиеш. Яңгырлы көнне казыган кишер дә, чөгендер дә кышын черергә мөмкин. 

Чөгендерне сәнәк белән казуы уңайлырак. Казыгач, бер-ике сәгать түтәлендә калдыра аласыз. Аннары яфракларын төптән 1 см калдырып кисәргә, туфрагыннан селкеп, сакларга куярга кирәк. Берүк кабыгын зарарламагыз, аларны юарга да кирәкми. Кул белән җиңелчә генә сыпыру да җитә. 

Чөгендернең тынлык чоры юк. Әгәр температура 7 градус җылыдан арта икән, ул үсә башлый. Саклау өчен иң яхшы температура – 2-3 градус җылылык.

Чөгендерне берничә ысул белән сакларга була. 
Бәрәңге белән бергә саклау – иң җайлысы һәм отышлысы. Алар кышын бер-берсенә булышачаклар. Бәрәңгедән бүленеп чыккан дым чөгендерне шиңүдән, ә чөгендер бәрәңгене черүдән саклый. 

Дымлы ком белән саклау да иң популяр ысуллардан. Моның өчен тишек-тошыклары булмаган әрҗәгә бер рәт чөгендер, бер рәт җиңелчә генә дымлылыктагы комны аралаштырып тутыралар. Әрҗәне базга яки идән астына төшереп куялар. 

Чөгендер капчыкларда да яхшы саклана. Баштагы мәлдә капчыкның авызын яхшылап бәйлиләр. Капчык кырыйлары дымлангач, авызын чишеп, тын алырга тишек калдыралар. 

Кыш саклау өчен яхшы сортлар булып Бордо 237, Детройт, Мулатка, Браво, Красный шар, Подзимняя, Салатная дигән сортлар санала. 

Чөгендердән аермалы буларак, кишерне казып алырга ашыкмаска да була. Җир суыткач казыган кишер сусылрак, баллырак. 

Кишерне көрәк белән казыйлар. Казуга, яфракларын кисеп, түтәлдән алырга кирәк, югыйсә кишер бик тиз шиңә. Чөгендер кебек үк, кишернең дә кабыгын зарарларга ярамый. Юарга да кирәкми аны. Үсәргә кузгалмасын өчен, яфракларын төптән үк киссәң яхшы. 

Чөгендергә караганда, кишерне кышын саклавы кыенрак. 
Ул салкынча температурада һәм дымлылык югары булганда гына яхшы саклана. Иң яхшы температура – 0 дән 2 градуска кадәр җылылык.

Соңгы вакытта күп кеше кишерне полиэтилен капчыкларда саклый. Бер капчыкка 5 кило кишер салып, авызын бәйлиләр һәм идән астына төшереп куялар. Суыткычта да тотарга мөмкин. Кишер тын ала алсын өчен, капчыкны чәнечке белән тишкәләргә кирәк. Ләкин болай кишер 4 ай гына саклана ала, аннары чери башлый.

20 килолы зур капчыкларда да сакларга була. Бу очракта иң өскә 10 см калынлыгында пычкы чүбе салырга кирәк. Пычкы чүбе белән аралаштырып, кишерне өсте ябулы агач әрҗәдә дә сакларга мөмкин. 

Комга күмеп саклау шулай ук популяр һәм сыналган ысул. Ләкин комдагы кишерләр бер-берсенә орынып торырга тиеш түгел. Ком җиңелчә генә дымлы булсын.

Кыш саклар өчен киң таралган сортлардан: Нантская 4, Шантанэ, Московская зимняя, Витаминная,6, Шанс, Тайфун, Валерия, Грибовчанин F1, Розаль һәм башкалар санала. Орлыкны сатып алганда, аның сакланышына да игътибар итегез, озак саклана дигән сортларны гына алырга тырышыгыз. 

Теги: яшелчә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар