Логотип
Бакча

Көч сорамый торган чәчәкләр

Без сезгә турыдан-туры түтәлгә генә үстерә торган күпьеллык чәчәк исемлеге тәкъдим итәбез.

Теләсә нинди бакчаның күрке – чәчәкләр. Күпләр чәчәк үстерүне мәшәкатьле эшкә саный. Чынлап та күзне иркәли торган гөлләрне өйдә рассадага чәчеп кенә үстерергә мөмкин, дип уйлый кайберәүләр. Без сезгә турыдан-туры түтәлгә генә үстерә торган күпьеллык чәчәк исемлеге тәкъдим итәбез.

 

Төрек канәфере

Алы, агы, шәмәхәсе, чуары – төрле төсләр белән иртә җәйдән көзгәчә чәчәк атучы бу гөлне рассада белән үстереп мәшәкатьләнәсе юк. Лаләләр чәчәк атып бетереп, әле җәйге купшы гөлләр бөреләнгәнче, бакчаны төрек канәфере бизи.

Җәй башында яки көз көне (октябрьдә) аны турыдан-туры туфракка гына чәчәләр. Көз көне чәчкәндә туфрак та, орлыклар да коры булырга тиеш, су сибәргә кирәкми. Беренче елны чәчәк атмый. Туфракка талымсыз, кояшлы урынны ярата, ярым күләгәле урыннарда да үсә. Су җыелып торган урынны яратмый.

 

Кыңгырау гөл

Зәңгәре, шәмәхәсе, агы, алсу төслесе була. Шул ук елны чәчәкләрен күреп куаныр өчен, иртә язда рассадага чәчәргә кирәк. Алай мәшәкатьләнергә теләмәсәгез, җәй башында яки көздән туфракка гына да чәчә аласыз. Бер урында күп еллар үсә ала. Ярым күләгәле урынга утыртсагыз яхшырак, кояш күзендә чәчәкләрен тиз атып бетерә. Корылыкны авыр кичерә.

 

Нивяник – ак ромашка

Башка гөлләр кебек, утырткан елны ук чәчәк атсын өчен, аны рассадага чәчеп үстерәләр. Туфракка исә җәй башында яки көзен чәчәләр. Беренче елны тамыр системасын гына үстерә. Талымсыз, корылыкка чыдам.

 

Җитен

Җитенне туфракка чәчеп үстерүе зур көч сорамый. Иң мөһиме – үтә дә кояшлы урын булсын, җитен кояш ярата. Корылыкны да авыр кичерә ул, озак вакыт су тонып торган урыннарны да. Җитен орлыгын иртә язда чәчәләр.

 

Настурция

Туфрак җылыну белән, түгәрәк эре орлыкларын 12 сәгать суда бүрттереп, түтәлгә тезеп чыгыгыз. Бик тә талымсыз, иртә җәйдән кара көзгә кадәр сары, кызгылт сары эре-эре чәчәкләре белән сөендерер ул. Көздән коелган орлыкларыннан киләсе елга кабат тишелеп чыга. Кояшлы урынны бик ярата.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар