Логотип
Бакча

Кәбестәләрне борчадан коткару өчен 5 киңәш

Чарасын күрмәсәң, бер-ике көн эчендә бакчаны корытырга мөмкин булган бу бөҗәк аеруча бүгегедәй эссе көннәрне котыра. Бигрәк тә шалкан, кәбестә һәм редисканы зарарлый. Аннан котылуның гади генә ысуллары бар.

Чарасын күрмәсәң, бер-ике көн эчендә бакчаны корытырга мөмкин булган бөҗәк аеруча бүгегедәй эссе көннәрне котыра. Бер җәйдә ул өч буын биреп өлгерә. Борча бөтен яшелчәләргә зыян салмый: кәбестә, шалкан, редиска, кара торма, керән ишеләргә зыян сала.  Борча зарарлауның билгеләре: яфракта башта бик вак тишекләр барлыкка килү. Тизрәк котылмасаң, борча үсемлекнең яфрагын тулысынча кимереп ашап бетерә. 

 Борчадан котылу өчен берничә киңәш:
Әлеге бөҗәк утын көле сибелгән яфракларга тими. Утын көлен җәй буена берничә тапкыр кулланалар. 

Утын көлен сабын эремәсе белән кушып сипсәң, тагын да яхшырак. 10 литр суда 3 кг көл туглап, ике көн тоталар. Аннары сөзеп, 40 г вак угычтан уылган кер сабыны кушып болгаталар. Әлеге эремәне ике атнага бер тапкыр үселекләр өстенә бөркиләр. 

 Утын көле белән тәмәке тузаны кушып сипсәң дә нәтиҗәсе әйбәт. 1 өлеш көлгә 1 өлеш тәмәке тузаны алына. 
 Утын көле белән сүндерелгән известь катнашмасы да кулланырга мөмкин. Шулай ук бергә бер нисбәтендә алына. 
Зәһәр борыч. Кызыл ачы борычны үзегез дә үстереп, кофетарткычта чыгара аласыз. Борычның төнәтмәсен дә ясап сибәргә була. Үсемлекләргә аның зарары юк, ә менә борча андый тәмләткечне бер дә үз итмәс. 

Нашатырь спирты. Бакчачылык кибетләрендә бер литрлы шешә белән нашатырь спирты сатыла. Анда күрсәтелгән инструкция буенча (гадәттә 10 литр суга 1-2 аш кашыгы алына) сыеклап, үсемлекләргә бөркиләр. Бу ашлама да, борча, тлә ише корткычлардан дәва да була. 

Кәбестәләр инде зураеп килсәләр, шлангтан бик салкын су белән кондырырга була. Әлеге ысулның нәтиҗәсе дә яхшы. 

Борча күп булган участокларда сидерат сыйфатында горчица чәчмәвең хәерле. 

 

фото: https://pixabay.com/ru/

Теги: яшелчә Бакча Бакчачылык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар