Логотип
Бакча

Каен дегетенең 10 файдасы

Урамда – җәй, ә бакчада –  корткычлар. Әле генә тырыша-тырыша яшелчәләр утыртып мәш килдек. Алар инде тишелеп тә чыкты. Хәзер инде шул яшелчәләрне корткыч бөҗәкләрдән саклау өчен, тагын да ныграк тырышырга туры килә.

Урамда – җәй, ә бакчада –  корткычлар. Әле генә тырыша-тырыша яшелчәләр утыртып мәш килдек. Алар инде тишелеп тә чыкты. Хәзер инде шул яшелчәләрне корткыч бөҗәкләрдән саклау өчен, тагын да ныграк тырышырга туры килә.
Каен дегетенең исен күп кеше беләдер. Дегетнең үзен күрмәсә дә, кибеттә сатыла торган дегетле сабын кулланганы бардыр. Зәһәр дә инде аның исе. Өстәвенә, тиз генә бетерәм дә димә. Исе усал булса да, каен тузыннан ясалган дегетнең организмга да, табигатькә дә бер зыяны да юк. Аның менә шул зәһәр исле булуы безгә корткычларга каршы көрәштә бик ярдәм итә. 

Тузганак белән чия чәчәк атканда суган түтәлләре өстендә суган чебене бөтерелә башлый. Бу бөҗәк суган исен сизеп, тизрәк йомырка салып калырга ашыга. Шул вакытта аның башын әйләндерергә – суган исен сизмәслек итәргә кирәк. Каен дегетенең исе чебеннең генә түгел, әллә кемнәрнең башын әйләндерерлек. Дегетне суда сыеклап (10 литрга 1 аш кашыгы), суганнар өстенә  сибеп чыгарга кирәк. Моны берәр атнадан тагын кабатлыйсы. Суган чебене сезонга ике тапкыр оча. Берсе – хәзер, берсе – июнь ахырында. Менә шул вакытта суганнарны сакларга кирәк тә инде. 

Кишер чебене дигәне дә бар әле корткычның. Ул да искә килә. Каен дегете белән аны да «юлдан яздырырга» мөмкин. Суганга сипкән шикелле, дегетле суны кишер түтәлләренә сибеп чыгабыз. Моны ун көнгә бер кабатлыйбыз.

Көннәр җылытып, кәбестәләр баш күтәрә башлау белән, кәбестә күбәләге активлаша. Аны да дегет белән алдалыйбыз: кәбестәгә дегетле су сибәбез, ә тирә-ягына дегетле су сеңдерелгән пычкы чүбе таратабыз. Әлеге процедураны атна-ун көнгә бер кабатлыйбыз. Чүпрәкне дегеттә чылатып, кәбестәләргә каплау тагын да отышлы. 

Бакча кырмыскалары – күпләрнең баш авыруы. Болар чып-чын фермерлар – безнең агач-куакларыбызда, чәчәкләребездә тля үрчетәләр. Менә шулардан дегет ярдәмендә котылып була. Чүпрәкне дегеттә чылатып, агач-куакларның кәүсә төбенә бәйләргә кирәк. Кырмыскалар андый киртә аша узмый, димәк, тля дә ташый алмый. 

Тля кырмыскалардан башка гына да яшелчәләрне оккупацияләргә маһир. Бу туймас тамаклардан котылу өчен: ярты дегет сабынын угычтан уып, 1 литр кайнар суда эретәбез, шуңа 1 аш кашыгы дегет кушабыз. Әлге составны 0,5 литр күләмендә алып, 10 литр суда сыеклыйбыз һәм яшелчәләрнең яфракларына сибәбез. Яфрак асларын аеруча җентекләп эшкәртәбез, тля яфрак астында яши.

Дегет ярдәмендә түтәлләргә хуҗа булып алган кырмыскаларны да куып җибәрергә мөмкин. Аларның оялары өстенә бер-ике тамчы дегет тамызу да җитә, кырмыскалар «багажларын төяп», бик тиз табан ялтыратачак. 

Каен дегетенең исен колорадо коңгызы да яратмый. Ярты кер сабынын угычтан уып, 10 литр суда эретәбез. Шуңа 2 аш кашыгы каен дегете өстибез. Әлеге сыеклыкны бәрәңге өстенә яфраклар чыланырлык итеп сибәбез. 

Бакча җиләген без генә түгел, корткычлар да ярата. Чәчәк бөреләре, яңа яралган җиләкләре корый икән, димәк, монда җиләк корты ияләшкән. 10 г дегет сабынын угычтан уып, 10 литр суда эретегез дә 2 аш кашыгы дегет кушып болгатыгыз. Шуны җиләкләр чәчәк аткан вакытта өсләреннән сибегез. Һәр 5-7 көн саен кабатларга кирәк. 

Бакча җиләгеннән куып җибәргән корт кура җиләге, бөрлегән белән сыйлана башлый. Аларның да уңышын саклар өчен, дегетле суны кура, бөрлегән куакларына да бөркеп чыксагыз, зыяны булмас.

Бакчаларга кортлар гына түгел, сукыр тычканнар да зыян салучан. Әгәр дә җәнлекләр бакчагызга ияләшеп, түтәлләрегезне казыса, 1 стакан каен дегетенә чирек стакан үсемлек мае кушып болгатыгыз да, чүпрәк кисәген чылатып, җәнлекнең өн тишекләрен томалагыз. Өстенә туфрак салып куегыз. Монда кемнең хуҗа булуын дегет исе бик тиз аңлатачак аларга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар