Логотип
Бакча

Июнь аенда нәрсәләр чәчәргә була

Кайбер яшелчәләрне май башында гына түгел, июнь аенда да чәчәргә мөмкин. Җәй уртасында ниләр чәчеп үстерергә буламы? 

Кайбер яшелчәләрне май башында гына түгел, июнь аенда да чәчәргә мөмкин. Җәй уртасында ниләр чәчеп үстерергә буламы? 

Июнь аенда кабаттан укроп, петрушка, базилик, седьдерей, кинза, кориандр һәм кыяк өчен суган утыртырга була. Хәзер җир җитәрлек җылы, әлеге орлыклар тизрәк тишелеп, тизрәк үсеп китәчәк. 

Редис – тиз җитешә торган яшелчә. Июнь аенда аны кабат чәчәргә мөмкин. Әмма сортларын сайлаганда игътибарлы булыгыз, озын көнгә һәм эсселеккә чыдам сортларын алыгыз, чөнки редис кыска көн үсемлеге, салкынны ярата. 

Яз көне чәчкән шпинат белән салат хәзер чәчәк сабагы чыгарып, орлык өлгертү фазасына керә. Аларны кабаттан чәчсәгез, табыныгызда гел файдалы һәм яңа гына өзелгән салат булыр. 

Кара торма, шалканны да кыш сакларга салу өчен нәкъ менә хәзер чәчәләр. Әмма борчадан сакларга туры киләчәк. 

Яшел борчакны да җәй көне чәчсәгез, уңышын җыеп алырга өлгерәсез әле. Ул салкынга бирешми, кыраулардан курыкмый. 

Кыш саклау өчен кишерне дә хәзер чәчәргә була. Җәй көне чәчелгән кишер кышын хәтта яхшырак та саклана.  Кишерне салкыннар башлангач та  казып алырга мөмкин,  шуның өчен, әле чәчкәне дә үсеп өлгерә. 

Патиссон белән ташкабак утыртырга өлгермәсәгез, бу эшне хәзер эшли аласыз. Болар – җылы яратучан, тиз өлгерешле яшелчәләр, җәй көне алар аеруча тиз үсеп китә. 

Бакча җиләге инде картайган, ә яңасын утырту өчен ярашлы үсентеләр булмаса, нәкъ менә хәзер тәрәзә төбендәге савытларга җиләк орлыгы чәчә аласыз. Көзгә утыртып калдырыр өчен үзегезнең үсемлекләрегез булачак. 

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: яшелчә Бакча Бакчачылык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар