Логотип
Бакча

Июль розалары

Розаларны ничек кенә атамыйлар: чәчәкләр патшабикәсе, чәчәкләр королевасы... Ничек атасак та килешә, бигрәк матур, бигрәк купшылар бит. Аларның матурлыгына озаграк хушланыр өчен, июль аенда менә бу эшләрне башкарырга кирәк. 


Розаларны ничек кенә атамыйлар: чәчәкләр патшабикәсе, чәчәкләр королевасы... Ничек атасак та килешә, бигрәк матур, бигрәк купшылар бит. Аларның матурлыгына озаграк хушланыр өчен, июль аенда менә бу эшләрне башкарырга кирәк. 

Тәрбия
Әгәр роза яхшы үсә, чәчәк ата, яфракларының төсе куе яшел, ялтырап тора икән, иң яхшысы – артыгын тырышып, зыян салмау. Ләкин бу розаларга июль аенда игътибар итмәскә ярый дигәнне аңлатмый. 

Сугару
Июль аенда розалар артык дымга мохтаҗ түгел. Көннәр бик кызу тормаса, атнага 2-3 тапкыр су сибү җитә. Туфрак 20 сантиметрга кадәр чыланырга, ләкин сазга әверелергә тиеш түгел. Су җылынган булсын, салкын су аркасында тамырлардагы каналлар ябыла. 

Мүлчәләү
Игътибар итсәгез, табигатьтә ачык туфраклы урыннар юк –  ул аны үләннәр белән каплап алырга тырыша. Файдалы микроорганизмнар ачык туфракта һәлак була. Алар караңгы, салкынча һәм дымлы булганда гына яхшы үрчи һәм файда китерә. Розалар арасындагы җирне дә агач кайрысы, нарат күркәләре яки нарат-чыршы ылысы белән мүлчәләп куярга мөмкин. Бу матур да күренә, чүпләрне дә тоткарлый. 

Ашлау
Җәй көне ашламалар белән мавыкмаска кирәк. Азотлы ашламалар белән бигрәк тә. Азот аркасында ул яңа тармаклар чыгарып үстерә башлый һәм кышка көчсезләнеп кереп, өши.  Чәчәк аткан чорда бары тик фосфорлы-калийлы ашламалар гына кулланырга ярый. Менә мондый состав куллана аласыз: 10 литр суга 10 г суперфосфат, 10 г калий сульфаты һәм 500 г тавык тизәге. 1 куакка 2 литр, ә быел утырткан яшьләренә 1 литр шушы ашлама сибелә. 
Яфракларына исә биологик стимуляторлар сибәргә була. Мәсәлән: «Бутон Плюс». 

Кисү
Бөтен җәй дәвамында розаларга санитар кисү үткәлеп тора: корыган, сынган, кәкрәйгән ботаклар, шиңгән ярфаклар, чәчәк атып бетергән касәләр кисеп алына. Аларны үз вакытында өзмәсәң, үсемлекнең көчен ала. Таҗларын койган чәчәк касәләрен бераз сабагы белән кисәргә кирәк. 
Әмма биек сабакта бер генә чәчәк бөресе булган гибрид сортларны җәй көне кисмиләр. 

Үрчетү
Яраткан розагызны ботакчадан үрчетергә теләсәгез, июль ае моның өчен яхшы вакыт. Сабагы 0,5-0,7 мм калынлыктагы таза, нык тармакны үткен секатор белән кисеп алып, 5-8 см гына калдырып кыскартабыз. Аскы очы 45 градус белән кыйгачлап, ә өске очы бөре өстеннән 0,5 см ара калдырып турыга киселә. Ботакчаларны берничә көнгә «Корневин» ише биостимулятор салынган суга утыртып, тамырландырабыз. Аннары тфураклы чүлмәкләргә утыртып, беразга банка яки пакет белән каплап торабыз. Кышны алар салкынча подвалда чыгарлар,ә киләсе язга бакчага утыртырбыз. 

Дәвалау
Җәй көне авырулар да, корткычлар да йоклап ятмый. Иң кулай чара – 10 көн саен розаларга көл катыш тәмәке тузаны бөркеп тору. Биологик препаратлардан: «Актофит», «Биктофит», «Фитоверм» дигәнне кулланырга була. Розаларда гөмбә авырулары күренә башлау белән 1 процентлы бордос сыекчасы сибәргә кирәк. 1 процентлы сыекча ясау өчен  100 г бакыр купоросы, 100 г известь кирәк. Икесе дә аерым савытлардагы 1 литр суда эретелә аннары һәркайсына тагын 4 литр су өстәп, 5 литр күләменә җиткерелә. Әзер булгач, известьле суга бакыр купоросы кушыла. Бордос сыекчасы бер генә тәүлек саклана ала. 
Йогышлы авырулардан «Фитоспорин» эремәсе дә әйбәт. Анысын 10 көн саен сибәләр. 

фото: https://pixabay.com/ru/

Теги: чәчәкләр үстерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар